Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде

Бу чорда 1-3нче класслы пиротехника җиһазларын (искәрмә — бенгаль утлары һәм хлопушкалар) билгеләнгән территорияләрдә куллану тыела.

2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.
Бу чорда 1-3нче класслы пиротехника җиһазларын (искәрмә — бенгаль утлары һәм хлопушкалар) билгеләнгән территорияләрдә куллану тыела.

Пиротехниканы сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектлары (автомобиль юллары искәрмә булып тора), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линияле) чикләреннән 500 метр ераклыкта, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кешеләр күпләп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта, шулай ук күп фатирлы торак йортлардан 30 метр ераклыкта куллану тыела.

Махсус режим гамәлдә булган вакытта күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре пиротехника эшләнмәләрен саклау һәм сату урыннарында профилактик чаралар уздырачак, бәйрәм чараларын үткәрү объектларына хезмәт күрсәтүче персоналга янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрәчәк; моның өчен билгеләнмәгән сәүдә урыннарында пиротехника җиһазлары сатуны ачыклау һәм туктату буенча рейдлар оештырылачак.

Алабуга районы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлегенең өлкән инспекторы Евгений Нагорных билгеләп үткәнчә, янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылган очракта, физик затларга — 20 мең сумга кадәр; вазифаи затларга — 60 мең сумга кадәр; юридик зат буларак теркәлмичә эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затларга — 80 мең сумга кадәр; юридик затларга — 800 мең сумга кадәр штрафлар билгеләнәчәк. 

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге шәһәр һәм район халкын һәм кунакларын бу чорда аеруча игътибарлы һәм уяу булырга чакыра. Онытмагыз: янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк. Якыннарыгызның тормышын куркыныч астына куймагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев