Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Террорчылык куркынычы янаган очракта ни эшләргә

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта бердәм коткару номерын куллана аласыз.

Террорчылык куркынычы һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, шулай ук гражданнарның уяулыгын арттыру өчен гамәлләр тәртибен исегезгә төшерәбез. Гадәттән тыш хәл булганда 01 телефоны буенча шалтыратыгыз! Мобиль телефоннан — 112.

Гомуми күрсәтмәләр:

— шикле кешеләргә, предметларга, теләсә нинди шикле вак-төяк әйберләргә игътибар итегез. Сезгә шикле тоелган бар нәрсә турында хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк;

— беркайчан да чит кешеләрдән пакет һәм сумкалар алмагыз;

— эвакуация очрагында, үзегез белән иң мөһим әйберләрне һәм документлар гына алыгыз;

— тирә-юньдәге вәзгыятьне һәрвакыт контрольдә тотыгыз, аеруча транспорт объектларында, мәдәни-күңел ачу, спорт һәм сәүдә үзәкләрендә булганда;

— паникага бирелмәскә тырышыгыз.

Шикле әйберләргә юлыккан очракта, табылдыкка кагылмагыз, аны үзегез күчерергә тырышмагыз һәм эчен тикшермәгез. Истә тотыгыз, предметның тышкы кыяфәте алдавыч булырга мөмкин. Гап-гади әйберләр: сумка, тартма, уенчыклар — шартлаткыч җайланма өчен камуфляж буларак кулланыла ала. 

Предметны табу вакытын истә калдырырга һәм хуҗасын табарга тырышырга кирәк. Әгәр дә ул табылмаса, хуҗасыз әйбер турында полициянең дежур бүлегенә хәбәр итегез. Үзеңне тыныч тотарга тырышырга һәм куркынычсыз ераклыкка китәргә киңәш ителә. Тикшерү-оператив төркеменең килүен көтегез.

Алабугалылар уңайлылыгы өчен ышаныч телефоннары эшли. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре әйтүенчә, гадәттән тыш хәлләр бүлеге телефонына шалтыратып, мөмкин булганча тыныч итеп, исемеңне, кайда икәнлегеңне аңлатырга кирәк.

Телефон доверия МВД по РТ (круглосуточно) — т. 291-20-02 

Телефон доверия Следственного управления СК РФ по РТ — т. 221-74-58 

Единая служба спасения (МЧС), пожарная охрана — 01,101 Полиция 02,102

Анонимное бюро криминальной информации — 052 Скорая помощь — 03,103 Экстренный канал помощи 112с мобильных телефонов.

Дежурная часть УФСБ РФ по РТ — т.231-45-55

Телефон доверия УФСБ РФ по РТ -т.231-45-45

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев