Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Үткәннән хатлар

ТР Хәрби комиссариаты халыктан Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен һәм хатларын җыюны игълан итә.

Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан чаралар әзерләү барышында Бөек Ватан сугышы ветераннары турында хәтерне саклау мөһим шарт булып тора. Үзенең күләме, киеренкелеге, корбаннары, югалтулары һәм хәрабәләре буенча ул безнең илнең генә түгел дөнья җәмәгатьчелеге тарихында да тиңен белми. Бу сугышта җиңү безнең күпмилләтле халкыбызның патриотлыгы бәрабәренә ирешелде.

Ветераннарга рәхмәт йөзеннән һәм Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү максатыннан РФ министры тарафыннан хәрби-патриотик мәдәни һәм ял паркы “Патриот” территориясендә  Россия Федерациясе Кораллы көчләренең баш храмын төзү турында карар кабул ителде.

Әлеге храмдагы “Хәтер юлы” галереясендәге терминаллар аркылы карау өчен җыелган фоторәсемнәрдән мозаика ясаячаклар. Шуңа күрә ТР Хәрби комиссариаты, республиканың шәһәр-район комиссариатлары Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотоларын, 1941-1945 еллардагы фронт хатларын җыюны дәвам итә. Бүгенгә барлыгы 24520 фоторәсем җыелган. Сугышта катнашкан Татарстан кешеләрнең 700 меңгә якыны турында мәгълүмат аныкланган һәм галерея өчен тапшырылган.

Республикада яшәүчеләр сугыш вакыты һәм аннан соңгы чорга караган фото һәм хатларны хәрби комиссариатларга тапшыра ала. Андагы хезмәткәрләр кешенең үзе алдында фото һәм фронт хатларына скан ясап, кире бирәчәк.

Белешмәләр өчен телефон 8(843)221-43-09.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев