Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

ТКХның яңа тарифлары: алабугалыларның түләү кәгазьләре күпмегә «авыраер»

Декабрь аена коммуналь хезмәтләр өчен арттырылган тарифлар буенча түләячәкбез.

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән декабрьнең 1еннән илнең барлык төбәкләрендә дә коммуналь хезмәтләргә тарифлар индексацияләнәчәк. 

Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт комитеты газга, электр утына, җылылык һәм су белән тәэмин итүләргә, суүткәрүгә һәм каты калдыклар өчен хезмәтләргә тарифларның раслануын хәбәр итә. 

ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Андрей Томилин Алабугада тарифларның ничек үзгәрүе турында сөйләде. Коммуналь хезмәтләр бездә 9 процентка кыйммәтләнә, Яр Чаллыда һәм Түбән Камада чик сан 12 процент, Казанда — 10 процент тәшкил итә.

— Коммуналь хезмәтләр өчен тариф 2022 елның 1нче декабреннән генә үзгәрә һәм 2023 елның декабренә кадәр гамәлдә булачак. Моңа кадәр тарифлар елына ике тапкыр арттырыла торган иде: гыйнварның 1еннән торак хезмәтләренә, июльнең 1еннән — коммуналь хезмәтләргә. 2023 елда коммуналь хезмәтләргә — суга, газга, электр энергиясенә тарифлар артмаячак, — ди Андрей Томилин.

Алабугада коммуналь хезмәтләргә тарифлар ничек үзгәрә соң:
— халык өчен газ бәясе 53 тиенгә артып, бер куб метры 6 сум 78 тиенлек булачак (НДС исәпләнгән);
— эчә торган суга — 46,68 сум./куб. м (НДС белән), тариф 3,9 сумга үсә. («Алабуга» ҖТП МИЗ" АҖ);
— су агызганга тариф — 35,89 сум./куб. м (НДС белән), 3 сумга арта. («Алабуга» ҖТП МИЗ" АҖ);
— җылылык энергиясе буенча тариф үсеше 5,8 процент тәшкил итәчәк («Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ);
— электр энергиясе өчен тариф 4 сум 30 тиеннән 4 сум 68 тиенгә арта.

Моннан соң киләсе индексация 2024 елның 1нче июленнән ясалачак. Шул рәвешле, яңа тарифлар шушы елның декабреннән кертелеп, 1,5 ел гамәлдә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев