Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Тормыш сыйфатын яхшыртабыз

Оешмага бер генә килеп, баланы балалар бакчасына кабул итсеннәр өчен документлар тапшырырга, хезмәт эшчәнлеге турында белешмә, индивидуаль торак төзелеше өчен җир кишәрлеге алуга кирәкле документлар турында консультация алырга мөмкин.

Күп функцияле үзәк ачылу аркасында (алга таба – МФЦ), бер урында күп төрле сорауларны хәл итү – бу инде объектив чынбарлык.

“Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге” дәүләт бюджет учреждениесендә гражданнарга һәм юридик затларга уңайлы бинада 170тән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәт алырга мөмкин.

Биредә эш “бер тәрәзә” принцибы буенча төзелгән – дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү мөрәҗәгать итүченең тиешле сорау белән бер тапкыр мөрәҗәгатеннән соң гамәлгә ашырыла, ә бу хезмәтләрне күрсәтүче органнар белән хезмәттәшлек МФЦ хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла. Нәтиҗәдә,  мөрәҗәгать иткән кеше бу хезмәтне төгәл билгеләнгән вакыт чикләрендә  тулы күләмдә ала.

МФЦ гражданнарга уңайлы булсын өчен, электрон чират, дәүләт хезмәтләре порталына чыгу өчен, компьютер белән җиһазландырылган, шулай ук үзәктә хезмәтләр өчен түләү терминалы урнаштырылган (алардан МФЦга мөрәҗәгать итүчеләр генә файдалана ала).

Уңайлыгы нәрсәдә

Сез бер ишектән кереп, үзегез теләгән хезмәтне ала аласыз. Мөрәҗәгать итүчеләргә уңайлы булсын өчен, бер гариза буенча берничә төр хезмәт алырга мөмкин, башкача бу “комплекслы сорау” дип атала. Мәсәлән, бер үк вакытта ИНН, хөкемгә тартылу турында белешмә һәм паспорт алырга мөмкин.

Безнең үзәктә сез шулай ук БТИ хезмәтләрен ала аласыз, ә нәкъ менә күчемсез милек объектына техник паспорт яки техник план, җир кишәрлегенә межалау планы, яки объектның базар бәясе турында белешмә.

Үзәкнең эш вакыты:

- дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә – 8 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр,

- сишәмбе – 8дән 20 сәгатькә кадәр,

- җомга – 7дән 17 сәгатькә кадәр.

Игътибар итегез: барлык гамәлләр дә бушлай. Гражданнар мәҗбүри дәүләт пошлинасын гына түләргә тиеш. Мөстәкыйль рәвештә йөргәндә дә, бу чыгымнардан качып булмый.

Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп, вакыт һәм нервларны саклап кына калмыйча, барлык документларны рәсмиләштерүне дә тизләтергә мөмкин. Безнең үзәк белгечләренең дәүләт учреждениеләре, җирле үзидарә органнары белән эшләү процессы җайга салынган, бу документларны билгеләнгән вакытка рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә. Ә МФЦда документлар кабул итүнең тугыз тәрәзәсе чиратларны булдырмаска мөмкинлек бирә.

Үзәккә ничек мөрәҗәгать итәргә

МФЦ белән танышу аңа барудан гына түгел, ә 8(85557) 3-24-30 телефоны аша да башкарылырга мөмкин. Сезне кызыксындырган мәсьәлә буенча консультация бирәчәкләр, үзәккә килгәндә нинди документлар булырга тиешлеген әйтәчәкләр.

Кирәкле мәгълүматны турыдан-туры МФЦда Алабуга шәһәре, Нефтьчеләр пр., 44а адресы буенча алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев