Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Товарны ничек алыштырырга яисә кире кайтарырга

Сатып алынган әйбер тиешле сыйфатлы булмаса, аны шул ук төрдәге сыйфатлысына алыштырырга мөмкин.

Зурлыгы, төсе, үлчәме буенча туры килмәгән икән, товар сатып алынган сәүдә ноктасында ук алыштырыла. Моның өчен:

1. Әйберне сатып алу вакытыннан , алынган көнне исәпләмичә, 14 көннән дә артык узмаска тиеш (“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының  25 маддәсе 07.02.1992 №2300-1).

2. Сез алыштырып алырга теләгән әйбер алыштыру яисә кире кайтаруга карамый торган товарлар исемлегенә кермәскә тиеш. Болар (РФ Хөкүмәте карары белән 19.01.1998 елдан расланган исемлек №55):

- өй шартларында авыруларны кисәтү һәм дәвалану өчен товарлар (предметы санитарии и гигиены из металл, резина, тукыма һәм башка чималдан санитиария һәм гигиена әйберләре, медицина кораллары, җиһазлары һәм аппаратлары, авыз куышлыгын чиста тоту чаралары, күзлек линзалары, балаларны карау кирәк-яраклары), дару препаратлары;

- шәхси гигиена әйберләре (теш щеткалары, тараклар, чәч каптыргычлар, чәч бигудиләре, париклар, шиньоннар);

- парфюмерия-косметика товарлары;

- метрлап җибәрелә торган товарлар (киҗе-мамык, җитен, ефәк, йон һәм синтетик материаллар, тукылмаган материалдан тукыма тңрендәге товарлар  − тасма, челтәр һәм башкалар), кабель продукциясе (үткәргечләр, шнурлар, кабельләр), төзелеш һәм бизәү материаллары (линолеум, пленка, келәм япмалар);

- тегү һәм трикотаж әйберләр (эчке кием, оек-оекбаш);

- тулысынча яисә өлешчә полимер материаллардан эшләнгән һәм азык продуктларына кагыла торган эшләнмәләр һәм материаллар (савыт-саба һәм аш бүлмәсе кирәк-яраклары, азык-төлекне саклау һәм күчереп йөртү өчен сыемнар һәм төрү материаллары, шул исәптән бер тапкыр куллану өчен дә);

- көнкүреш химиясе товарлары, пестицидлар һәм агрохимикатлар;

- көнкүреш җиһазы (мебель гарнитурлары һхәм җыелмалары);

- кыйммәтле металлардан яисә кыйммәтле ташлардан ювелир һәм башка эшләнмәләр, кырланган кыйммәтле ташлар;

- автомобильләр һәм мотовелотоварлар, тагылма һәм шуңа агрегатлар, авыл хуҗалыгы эшләре өчен кече механизация чаралары, йөзү суднолары һәм көнкүреш өчен билгеләнгән башка йөзү чаралары;

- гарантия вакытлары билгеләнгән техник катлаулы көнкүреш товарлары  (металл кисә торган һәм агач эшкәртә торган көнкүреш станоклары, электр көнкүреш машиналары һәм җиһазлары, көнкүреш радиоэлектрон аппаратлар, көнкүреш исәпләгеч техника, фото-киноаппаратлар, телефон аппаратлары һәм факсимильле аппаратлар, электр музыка кораллары, электрон уенчыклар, көнкүреш газ җиһазлары һәм җайланмалар, механик кул һәм кесә сәгатьләре, ике яисә күбрбк функцияле электрон-механик һәм электрон сәгатьләр);

- гражданнар коралы, гражданнар һәм хезмәт утлы коралының төп өлешләре, аңа патроннар;

- хайваннар һәм үсемлекләр;

- вакытлы булмаган басмаларитаплар, брошюралар, альбомнар, картография һәм нота басмалар, календарьлар, буклетлар, мәгълүмәтнең техник күчермәләре).

3. Сез алыштырырга теләгән әйбернең товар йөзе бозылмаган, фабрика кабы, ярлык язуы, биркалары булсын ( Законның 25 маддәсе).

4. Сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне алыштырырлык товар булмаган очракта, сез сату-алу килешүеннән баш тартырга һәм түләнгән акчаны кире сорарга хаклысыз.

5. Законлы таләпләрегез үтәлмәсә, дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итегез.

Кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгеченә мөрәҗәгать итү өчен адрес: Алабуга шәһәре, Тынычлык пр., 12, 116нчы бүлмә, “кайнар элемтә” телефоны: 8(85557) 4-52-12, яисә: Яр Чаллы, Корчагин урамы, 2а, яки 8(8552) 71-43-03 “кайнар элемтә” телефоны буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев