Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә бүләккә бирелгән сертификатны акчага алыштыру мөмкинлеге турында аңлаттылар

Күпчелек кибеттә хәзер төрле номиналдагы бүләк сертификатлары тәкъдим ителә.

«Туган көнемә миңа берничә сертификат бүләк иттеләр. Миңа аларны кибеткә кайтарып, акча алырга мөмкинме?» Бу сорауны без Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына юлладык.

Бүләк сертификаты (карта) — оешманың сертификатта язылган күләмгә тигез бәяле товарны аны күрсәтүчегә тапшыруын раслый торган документ, ягъни, аванс түләү (товар өчен акча алынган, ә товар әле бирелмәгән).

Гадәттә документта:
— акчалата эквивалент;
— куллану кагыйдәләре;
— гамәлдәге чиге күрсәтелә.

Кайвакытта сертификат иясе белергә тиешле мәгълүмат (яшь чикләре, әгәр күңел ачу чарасы булса — катнашучылар саны) була.

РФ Гражданнар Кодексының 454 маддәсенә яраклы рәвештә, сатып алу килешүе буенча бер як (сатучы) икенче якка (сатып алучыга) милеккә әйбер (товар) тапшырырга, ә сатып алучы — әлеге товарны алырга һәм аның өчен билгеле бер күләмдә акча (бәя) түләргә бурычлы. Бүләк сертификаты очрагында, сез керткән акча товарга түләүнең авансы булып тора, сатучы да, сатып алучы да хокукый мөнәсәбәттә түгел әле. 1992 елның 7 февралендә чыккан 2300-1 санлы «Кулланучылар хокукын яклау турында» РФ Законының 23.1 маддәсе нигезендә, товар сатып алучыга бирелгәнгә кадәр яисә хезмәт күрсәтелгәнче, сату-алу килешүе рәсмиләштерелмәгән булып санала. 

Шуны истә тотарга кирәк:
— сез федераль (челтәр) сәүдә маркаларының сертификатын сатып аласыз икән, гомуми кагыйдә буенча, алар РФ җирендәге челтәрдә бар кибетләрдә гамәлдә. Шулай да искәрмәләр булгалый. Сатып алганда, сертификатның кайсы сәүдә нокталарында гамәлдәлеген ачыклагыз;
— сертификат (карта) сатып алганда, сатучы сезгә касса яисә товар чегы яки сатып алу очрагын раслый торган башка документ бирергә тиеш. Шулай ук сез товар алганда яисә сертификат буенча хезмәт күрсәтелгәндә чек бирелә. Шул ук вакытта, бүләк сертификаты алынганлыкка чек булмау закон буенча акча кайтарудан баш тарту өчен нигез була алмый, бу турыда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 25 маддәсендә язылган. Килешү һәм аның шартлары рәсмиләштерүне раслауда кулланучының шахитлар күрсәтмәсенә сылтарга хакы бар;
— «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 23.1 маддәсе нигезендә, сертификат бәясе яисә акчаның тотылып бетмәгән өлеше тиешле таләп куелган көннән 10 календарь көн эчендә кайтарылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев