Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

“Цифрлы” өчен компенсация

2019 елның 14 октябрендә Татарстан, Россиянең күп кенә төбәкләре кебек, цифрлы телевидениегә күчәчәк.

Әгәр телевизор экранында каналлар логотибы белән янәшә “А” хәрефен күрәсез икән, димәк, сез аналог телетапшырулар карыйсыз. Яраткан канал һәм программаларсыз калмас өчен, цифрлы тапшыруларга күчү турында алдан уйларга кирәк.

Әгәр телевизор цифрлы стандарт DVB-E2 хуплый икән (бу мәгълүматны телевизор паспортында табарга була), цифрлы форматта каналларны карау өчен, телевизорны антеннага тоташтыру да җитә. Тик кирәкле стандарт хупланмаса, башта приставка сатып алырга кирәк, аңа антенна һәм телевизор тоташтырыла.

“Цифрлы”га күчү барышында гражданнарның социаль якланмаган категорияләренә ярдәм күрсәтү максатыннан, ТР Министрлар Кабинетының 2019 елның 13 июлендәге 574нче санлы карары нигезендә цифрлы телевидение өчен приставка һәм антенна сатып алу өчен кирәкле булган чыгымнарны компенсацияләү каралган.

Алабуга районындагы социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Прохорова аңлатканча, компенсация цифрлы телевизион приставка һәм антеннасының чынлыктагы бәясе күләмендә бирелә, тик җиһазның һәр төре буенча 1000 сумнан да артык түгел.

Компенсацияләр алу хокукы гражданнарның түбәндәге категорияләренә бирелә:

– бер җан башына туры килүче кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган һәм балага айлык пособие алучы күпбалалы гаиләләргә;

– инвалид бала үстерүче гаиләләргә, әгәр аларның бер җан башына кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булса һәм әлеге гаилә балага айлык пособие алучы булып торса;

– 70 яшькә җиткән һәм аннан да өлкәнрәк булсалар, җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган ялгыз яшәүче пенсионерларга (пенсионерлардан торучы гаиләләргә);

– ялгыз яшәүче инвалидларга (инвалидлардан торучы гаиләләргә), җан башына туры килүче уртача кереме 20 мең сумнан артып китмәсә.

Компенсация билгеләтү өчен, Республика матди ярдәм күрсәтү (компенсация түләүләре) үзәгенең яшәү урыны буенча бүлекчәсенә 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә, һәм түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

– компенсация билгеләтү турында гариза биргән айдан алдагы өч ай өчен, йорт хуҗалыгының һәр әгъзасы керемен раслаучы документлар;

– цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен, приставка һәм (яки) антенна сатып алуга түләнгән акчаны раслаучы документ.

Шул ук вакытта балага айлык пособие алучы балалы гаиләләр керемнәре турында документлар бирүдән азат ителә.

Әгәр сорауларыгыз булса, түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Спас урамы, 3.

Белешмәләр өчен телефон номеры: 7-54-53

Эш сәгате: 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр (төшке аш: 12.00 – 13.00).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев