Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Цифрлы телетапшыруларга күчеп, ничек төбәк каналларын югалтмаска

Россиянең 21 төбәгендә 14 октябрьдән аналоглы федераль каналларны тапшыру туктаячак.

Кабул итү җиһазларын алдан ук хәстәрләп куйган телетамашачылар 20 цифрлы канал карый алачак, диләр. Алай гына да түгел. Аналоглылар арасыннан федераль каналларның берничәсе һәм шулай ук төбәк каналы калачак.

 

Цифрлы эфир телетапшыруларына күчкәч, төбәк һәм муниципаль каналларны аналог рәвешендә карау мөмкинлеген ничек сакларга?

Цифрлы эфир телетапшырулары DVB-T2 цифрлы телетапшырулар стандартындагы дециметрлы диапазонда тапшырыла.

 Төбәк һәм муниципаль каналлар төрле районнарда метрлы диапазонда да, дециметрлы диапазонда да тапшырылырга мөмкин. Ягъни аналог”та ничек булса, цифрлы”да шулай. Алайса ничек кабул итәргә соң аларны? Иң яхшысы: гомумдулкынлы антенна. Аның ярдәмендә сигналны ике диапазонда да тотып була.

Күпфатирлы йортлар өчен уңай ысултүбәдә күмәк антенна булдыру. Ул да сигналны ике диапазонда да кабул итә. Андый антеннаны тоташтыру өчен, идарәче компаниягә яисә антенна паркына хезмәт күрсәтә торган оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Хәзер нишләргә?
Сезнең телеэкраннарда “А” хәрефе бармы-юкмы, шуны тикшерегез. Андый хәреф 10 аналоглы телеканалның логотибы янәшәсендә урнашкан. Әгәр ул юк икән, димәк, сез инде “цифрлы”ны карыйсыз, сезгә җайланма алып торасы түгел.

Әгәр “А” хәрефен күрәсез икән, “цифрлы”га күчәргә вакыт. Аны тоташтыру өчен махсус белем һәм күнекмәләр кирәк.

 

Яңа стандарт сигналын кабул итү өчен:

1) сезнең торак пунктыгызда цифрлы эфир тапшырылырга тиеш (моны карта.ртрс.рф сайтында тикшереп була);

2) DVB-T2 стандарт җайланмасы һәм диаметрлы диапазондагы антеннасы булган телевизорның барлыгы кирәк;

3) эфир телетапшыруларын көйләү өчен, телеканалларның автопоиск”ына басасы. Кул режимында да җайларга була. Моның өчен телеканал ешлыгын яки номерын кертергә кирәк. Аны РТРС рәсми сайтындагы “Цифрлы ТВ челтәрен төзү” бүлегендә яисә карта.ртрс.рф сайтында табарга була.

 

Цифрлы телетапшырулар каравыгызны ничек анык белергә?

Бер гади ысул бар: “Карусель” каналын күрәсез икән, сез инде “цифрлы”да, чөнки ул канал аналоглы форматта тапшырылмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев