Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Цифрлы телевидениегә күчү өчен компенсация

2019 елның 14 октябреннән Татарстанда цифрлы эфир телетапшыруларын тулысынча эшләтеп җибәрәчәкләр һәм бер үк вакытта аналог телевидениенең дәүләт челтәрен өзәчәкләр.

“Цифрлы”га күчү барышында, гражданнарның социаль якланмаган категорияләренә ярдәм күрсәтү максатыннан, ТР Министрлар Кабинетының 2019 елның 13 июлендәге 574нче санлы карары нигезендә, цифрлы телевидение өчен приставка һәм антенна сатып алу өчен кирәк булган чыгымнарны компенсацияләү каралган.

Тиешле гаилә бюджетын саклап калу өчен, әлеге компенсация приставка яки  антеннаның чынлыктагы бәясе күләмендә билгеләнә, әмма бу җиһазларның һәр төре буенча 1000 сумнан да артык бирелми.

Компенсация алу хокукы түбәндәге гражданнар өчен каралган:

– җан башына туры килә торган кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган һәм балага айлык пособие алучы күпбалалы гаиләләр;

– инвалид бала үстерүче гаиләләр, әгәр аларның җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, һәм әлеге гаилә балага айлык пособие алучы булып торса;

– 70 яшькә җиткән һәм аннан да өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар  (пенсионерлардан торучы гаиләләр), аларның җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган очракта;

– ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торучы гаиләләр), җан башына  уртача керемнәре 20 мең сумнан артып китмәсә.

Компенсация билгеләтү өчен, Республика матди ярдәм күрсәтү (компенсация түләүләре) үзәгенең яшәү урыны буенча бүлекчәсенә 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә һәм түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

– гариза биргән айга кадәрге өч ай өчен, йорт хуҗалыгының һәр әгъзасы керемен раслый торган белешмәләр;

– приставка сатып алуга акча түләнгәнне раслый торган документ.

Шул ук вакытта, балага айлык пособие алучы балалы гаиләләргә, социаль яклау органнарында булган документларны җыеп, үз керемнәрен расларга туры килмәячәк.

Компенсация алырга теләүче район халкына Спас урамы, 3нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев