Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

“Цифрлы”га күчәбез

Шәһәр һәм районның 162 кешесе цифрлы эфир телевидениесен кабул итү өчен, кулланучылар элемтәсен тоташтыру һәм көйләү буенча волонтерларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән инде.

“Барс” яшьләр үзәге белгече Миләүшә Гатина Алабуга шәһәр-районында цифрлы телевидениегә күчүгә хәзерлекнең торышы турында хәбәр итте.

– Безгә көн саен ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Хәзерге вакытта цифрлы эфирлы телевидениене кабул итү өчен кулланучылар элемтәсен көйләү буенча 156 гариза эшкәртелгән. Шулай ук Цифрлы технологияләр” буенча колл-үзәк аша 6 онлайн-гариза кабул ителде. Күмәк гаризалар да килә. Әйтик, волонтерлар цифрлы эфир телевидениесен картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тоташтырдылар,ди белгеч.

Шунысын әйтергә кирәк, Алабуганың 17 волонтеры цифрлы эфир телевидениесен кабул итү өчен кулланучылар элемтәсен тоташтыру һәм көйләү буенча укулар узды. Алар мохтаҗларга бушлай ярдәм күрсәтә.

Волонтерлар ярдәменнән файдалану өчен, эш көннәрендә сәгать 8дән 17гә кадәр, 8 (85557) 3-22-44 телефоны буенча “Барс” яшьләр үзәге белгече Миләүшә Гатинага гариза калдырырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулы масштабта күчәчәк, һәм аналоглы эфир телетапшырулары өзеләчәк. Тамашачылар Россиянең 20 телеканалын бушлай карау мөмкин булган пакет алачак, әмма “цифрлы”ны куллану алдыннан берничә гамәл үтәргә кирәк, алар катлаулы түгел. Әгәр экранда “А” хәрефе тора икән, сез аналог телевидениесе карыйсыз. DVB-T2 стандартын хуплаган телевизорларны “цифрлы”га тоташтыру өчен антенна кирәк, ә цифрлы форматка ия булмаган телевизорларга, моннан кала, цифрлы приставка да кирәк булачак. Приставкага бер яктан антенна, икенче яктан – телевизор  тоташтырыла.

Әгәр телевизор экранында “А” хәрефе юк икән, сез инде цифрлы телетапшырулар карыйсыз дигән сүз. Өстәмә җиһазлар таләп ителми. “Кайнар элемтә” телефоны – 8-800-220-20-02.

Миләүшә ГАТИНА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев