Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Укырга беркайчан да соң түгел

“Өлкән буын” Федераль проекты кысаларында пенсия яшенә җитмәгән алабугалылар яңа белгечлеккә бушлай укый алалар.

Мәшгульлек үзәге директоры Юлия Демина шәһәр планеркасында хәбәр иткәнчә, предприятиеләрдән 16 гариза, гражданнардан 60 мөрәҗәгать килгән. Эшләүче пенсионерлар үзләре дә актив булып чыккан, эш бирүчеләрдән гаризалар (субсидия рәвешендә) бик аз, чөнки барысы да нәкъ менә эшләүче гражданнарны бушлай укыту мөмкинлеге турында белми.

Шул күрә без бу категориягә кемне кертергә, ничек укырга керү турында  аңлатып китәбез.

ПЕНСИЯ ЯШЕНӘ ҖИТҮЧЕЛӘР КЕМНӘР АЛАР

2019 елдан, 2018 елның 3 октябрендәге 350-ФЗ номерлы закон нигезендә, пенсия алды яше төшенчәсе – картлык буенча иминият пенсиясен алу хокукы бирә торган яшь җиткәнче 5 ел дәвамында, шул исәптән вакытыннан алда билгеләнә торганы да күздә тотыла.

2019 елда пенсионерлар категориясенә 1964-1968 елларда туган хатын-кызлар һәм 1959-1963 елларда туган ир-атлар керә. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен ул – 1964-1968 (1 яртыеллык) елгы һәм 1959-1963 (1 яртыеллык) елгы ир-атлар.

НИЧЕК УКЫРГА КЕРЕРГӘ

Программа пенсия яшенә җитүчеләрне Россия һәм Татарстан бюджеты акчалары хисабына укытуны күздә тота. Укытуның өч юнәлеше бар:

– юридик затка карый торган эш бирүче гаризасы (дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдән кала) буенча. Бу очракта эш бирүче субсидия рәвешендә акча ала һәм мөстәкыйль рәвештә укытуны оештыра;

– дәүләт яисә муниципаль учреждениенең эш бирүче гаризасы буенча. Бу очракта мәшгульлек үзәге ФЗ-44 нигезендә укулар оештыра;

– гражданнарның турыдан-туры эш белән тәэмин итү үзәгенә мөстәкыйль мөрәҗәгатьләре, анда ФЗ-44 нигезендә укыту оештырылачак.

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘР

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бушлай укыту кайбер үзенчәлекләргә ия, аларга аерым игътибар итәргә кирәк:

– уку пенсиягә чыкканчы төгәлләнергә тиеш;

– бу программада бары тик эшләүче гражданнар гына катнаша ала;

– укуларны бары тик бер тапкыр гына узарга мөмкин.

Бюджет хисабыннан гражданнарның укуы гына түләнелә. Мәсәлән, һөнәр мәҗбүри медицина тикшерүен (пешекче, машина йөртүче, эретеп ябыштыручы) яки дәүләт пошлиналарын (йөк төягеч машина йөртергә  имтихан тапшыру) таләп ителә икән, бу чыгымнарны эш бирүче яки гражданин үзе башкара.

ПЕНСИЯ ФОНДЫННАН БЕЛЕШМӘ

Гражданин теләге булган очракта, яңа белгечлеккә укыр өчен, аңа пенсия яшенә җитмәгән кешеләр категориясенә керүен раслаучы белешмә бирергә кирәк.

Белешмә алу өчен өч вариант тәкъдим ителә:

– белешмәгә заказ эш бирүче тарафыннан, ПУ-6 программасы аша;

– Пенсия фондының шәхси (электрон) кабинетында. Моның өчен өстәмә рәвештә РФ Дәүләт хезмәтләрендә теркәлгән булырга кирәк;

– РФ Пенсия фонды бүлекчәсенә шәхси мөрәҗәгать итү. Ул яшь буенча түгел, ә нинди дә булса ташлама буенча пенсионерлар булган гражданнарга гына мөмкин.

Укуга кагылышлы сораулар белән Мәшгульлек үзәгенә 7-03-38 яки 7-58-58 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев