Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Хөкүмәт ана капиталын айлык түләүләргә юнәлдерү тәртибен раслады

Үзгәрешләр 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Россия Хөкүмәте ана капиталын өч яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләргә юнәлдерү тәртибен раслады. Үзгәрешләр 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ» РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән.

Ведомствода аңлатуларынча, әлеге карар гариза бирүченең керемнәрен раслый торган мәгълүмат һәм документлар исемлегенә төгәллек кертәчәк. Керемнәрне исәпкә алу тәртибенә төзәтмәләр кертелгән һәм гариза тутыру формасы тәртипкә китерелгән.

Ведомствоара бәйләнеш нәтиҗәсендә РФ Социаль фонды мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә ала башлаячак, шунлыктан күпчелек очракларда ата-аналардан бернинди өстәмә белешмәләр дә таләп ителмәячәк.

Түләүләрне керемнәре бер кешегә ике төбәк яшәү минимумыннан да түбәнрәк булган гаиләләр алачак. Өстәвенә, өч яшькә кадәрге берничә бала тәрбияли торган гаиләләр пособиене аларның һәркайсына рәсмиләштерә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев