Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Яңа 2020 елны ничек каршы алырга

Көнчыгыш календаре буенча, киләсе елның яклаучысы – Ак күсе, ул бик шук һәм хәйләкәр, зирәк хайван. Күсе үз планнарын һәм теләкләрен башкаларга күрсәтми.

Күселәр тирә-юньгә бик исләре китми торган хайваннар булуы белән аерылып тора, шуңа күрә төрле кыенлыклар да аларны читләтеп үтә. 2020 елда саннар кабатлана, бу алдагы чорның катлаулы, киеренке булачагы турында сөйли. Кайберәүләрнең язмышлары бик нык үзгәрергә мөмкин. Ак күсе холкы буенча әйдәп баручы һәм командир, ул барысын да үзенә буйсындырырга омтыла. Ләкин 2020 елда үз-үзеңне җаваплы тотсаң, кискен үзгәрешләр булмаячак. Бу власть яратучы хайванга ярау өчен, бил бөгеп эшләргә һәм буйсынырга туры киләчәк. Азрак сөйләп, күбрәк эшләүчеләрне Күсе күбрәк ошата. Яңа 2020 ел финанс өлкәсендә уңышлы булачак. Акчаны предприятие, проектларга, хәйрия фондларына салырга була. Барысы да артыгы белән әйләнеп кайтачак, аз гына булган зыян, чыгымнар өчен борчылырга кирәкми.

 

КАЯ КАРШЫЛАРГА

Күсе шау-шулы һәм күңелле компанияләрне ярата, биредә ул үзенең аралашучанлыгын тулысынча күрсәтә. Аңа яңа кешеләр белән аралашырга, сөйләшергә, иртәнгә кадәр биергә ошый, әмма шуңа да карамастан, Күсене җилбәзәк дип атап булмый. Бәйрәмне каршылау өчен ул затлы ресторан түгел, ә бакча йорты яки уңайлы фатир сайлаячак. Без барыбыз да Яңа елны 31 декабрьдә билгеләп үтәргә күнеккән, ләкин Кытай йолдызнамәсе буенча ул 2020 елның 25 гыйнварында башланачак.

 

ӨСТӘЛГӘ НӘРСӘ КУЯРГА

Ризыкка акча җәлләмәгез – 2020 ел яклаучысы моны яратмый. Банан, ананас, кара һәм кызыл уылдык, ит – авыз итеп карау өчен барысы да булсын. Күсе диетада утырмый, шуңа күрә балык, тавык, бутербродлар һәм төрле коктейльләр сатып алырга була. Аңа кайнар һәм салкын кабымлыклар да ошый, шулай ук баклажан, казылык, пицца һәм башка тәм-томнарны матур итеп кисеп куярга була. Яңа ел өстәлендә Күсенең яраткан ризыгы – сыр, шулай ук чикләвек, яшелчә, орлык булырга тиеш. Ә “яраксызлар” исемлегендә – үлән чәе һәм артык хуш исле тәмләткечләр. Бәйрәм табынына бөтнек, ромашка чәе, төрле тәмләткечләрне куймау яхшырак. Балык һәм дуңгыз ите майсыз булырга тиеш. Яңа ел алдыннан азык-төлекне күп итеп алырга тырышыгыз, суыткычыгыз, аш бүлмәсендәге шкафларыгыз тулы торсын.

 

НИЧЕК КИЕНЕРГӘ

Кием якты, соры төсләрдә булырга тиеш, караңгы төстәге әйберләрне кимәү яхшырак. Бизәнү әйберләренең көмеш төстәге, ялтырап тора торганнарын сайларга кирәк. Алтын эшләнмәләре, леопард рәсеме төшерелгән киемнәр кимәскә тырышыгыз – Яңа ел хуҗабикәсе аларны яратмый. Бәйрәм көнендә ялтыравыклы ташлар белән бизәлгән матур озын күлмәк кию бик отышлы булачак. Көмеш төстәге аяк киеме дә яхшы күренәчәк.

 

НӘРСӘ БҮЛӘК ИТӘРГӘ

Бу Көнчыгыш сувенирлары, сыннар, амулетлар булырга мөмкин, алар ак күсене сөендерәчәк. Сыр телеме рәвешендәге талисман да яхшы бүләк булачак. Бу хайван көнкүрештә файдалы әйберләрне ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев