Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Яңа акчалар

Быел көзен ике йөзлек һәм ике меңлек яңа банкнотлар әйләнешкә керде. Тышкы күренешләре без ияләнгәннекеләрдән аерылганга, бераз сагайтты. Ул гына да түгел, кайбер сатучылар аларны, ялган булырга мөмкин дип, алудан баш тарткалады.

Хәтерләсәгез, әлеге акчаларның билгеләре гомумроссия күләмендә тавыш биреп сайланды. 200 сумлыгына Севастопольнең истәлекле урыны – Таврия Херсонесы һәм баткан корабларга һәйкәл, ә 2 меңлегенә – “Көнчыгыш” космодромы һәм Владивостоктагы Рус утравы сурәте төшерелгән. Алар зурайтылган шрифт белән аерыла.

 

Аермалы үзенчәлекләре

Ике йөзлек

Акчаларда яшел төс өстенлек итә. Өскә караган ягында сулда югарыда Россия Федерациясе гербы урнашкан. Аскы ягында югары уң як өлешендә “2017” дип, үрнәк акчаның елы язылган.

Акчаның өскә караган ягында аскы уң як өлешендә QR-код күрсәтелгән, анда банкнотның саклагыч билгеләрен тасвирлау белән Россия Банкы сайтының битенә сылтама бар.

Өч миллиметр киңлегендә, чума торган голографик саклагыч җепнең дүрт өзеге банкнотның уң өслегенә чыга.  

“200” саны күренеп тора, һәр цифр үз төсенә ия, 180 градуска борганда, төсләре үзгәрә.

Су билгесе – уң якта, уң өлешнең якты кырында. Анда корабларга һәйкәл һәм 200” саны төшерелгән.

Ике серия номеры банкнотның икенче ягында урнашкан, серия ике хәреф белән белдерелгән, номеры тугыз санлы. Сул номер банкнотның кыска ягыннан, уңы – озын яктан укылырлык.

 

Ике меңлек

Банкнотта зәңгәр төс өстенлек итә.

Аның уң ягында югарыда сулдан Россия Федерациясе гербы урнашкан.

Тискәре ягында югары уң як өлешендә “2017” дип, үрнәк акчаның елы язылган.

Биш миллиметр киңлегендәге чума торган голографик саклагыч җеп  банкнотның уң өслегендәге фигура рәвешендәге тәрәзәләрдә чыга. 

Банкнотны үзеңнән һәм үзеңә таба каратканда, саклагыч җептә (кабатлана торган ЦБ РФ аббревиатуралы караңгы буй) цифрларның бер-берсенә карата хәрәкәтен күрергә мөмкин.

Аскы сул почмакта, авышкан чакта, тәңкә билгесе күренә.

Уң якта – кояш сурәте. Тирбәлгәндә, анда күчеп йөри торган ялтыравыклы боҗра чагыла.

“Россия банкы билеты” һәм “2000” язуы күтәренке рельефлы.

 

АМР башкарма комитетының сәүдә бүлегендә әйтүләренчә, яңа акчаларны шәһәребезнең барлык сәүдә үзәкләрендә һәм гипермаркетларында кабул итәләр.

 

Закон буенча

Сатучы яңа акчаларны алудан баш тарта икән, бу хокукка каршы бара торган, кулланучы хокукларын кыса торган гамәл буларак карала. Анык очракларга бәйле рәвештә, мондый гамәлләр административ хокук бозу дип табылганда, РФ Административ хокук бозулар Кодексының 14.8 маддәсе 2 өлеше нигезендә җаваплылык каралган. Шул ук маддәнең 4 өлешендь каралганча, гаепле кешегә административ штраф салына, аның юридик затлар өчен иң зур күләме илле мең сум тәшкил итәргә мөмкин.

 

Сүз уңаеннан

Аеруча булдыклылар яңа акчаларны сатып, керем алмакчы. Мәсәлән, белдерү сайтларының берсендә ике меңлекне 2200 сумга, кайберләре өч меңгә алырга тәкъдим итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев