Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Яңа ел бәйрәмнәрен – файда белән

Алда озын яллар. Ун көн эчендә йокы туйдырырга, яраткан ашларны әзерләргә, якыннар һәм дуслар янына барып кайтырга, чаңгыда-тимераякта шуарга һәм башка бик күп гамәлләргә өлгерергә була. Иң мөһиме – телевизор каршында гына утырмаска, ә фңа кичерешләр алырга.

Спорт белән шөгыльләнегез

Районның  спорт корылмалары 3 гыйнвардан эшли башлый.

“Бердәм Россия”  СК бассейны

3-8 гыйнварда 9.00-21.00 сәгатьләрдә эшли

Боз сарае

Массакүләм шуу 3 гыйнвардан башлана 17.00-21.00

 “Хлыстово” ФСК

3 гыйнвардан эшли 8.00-21.00.

Ачык шугалаклар:

Хлыстово – көн саен 9.00-20.00;

ФСК, Тынычлык пр., 4, – 12.00-20.00;

“Бердәм Россия”  спорткомплекс ы артында “Бозлык чоры” − 12.00- 21.00, тимераяклар прокат пункты  – 20.00 сәгатькә кадәр.

Чаңгы прокаты:

ипподром территориясендәге чаңгы базасы – 8.00-21.00, олылар өчен чаңгы бер сәгатькә 60 сум, 14 яшькә кадәрге балалар өчен – 40 сум.

Нигә дип укымаска?

Үзәк китапханә эше:

1, 2, 3 гыйнварял көннәре;

4, 5 гыйнвар – 10.00 - 16.00;

6, 7 гыйнварял көннәре;

8 гыйнвар – 10.00 -14.00.

Авырсаң, кая мөрәҗәгать итәргә

Балалар поликлиникасы

Чакырулар кабул ителә: 7.30 -12.00.

3, 6 гыйнвар   7.30 - 14.00.

1, 2, 4, 5, 7, 8 гыйнвар бәйрәм көннәре.

Мәрҗани урамындагы балалар поликлиникасы филиалы (тел. 9-68-50) :

3, 6 гыйнвар: 7.30-12.00;

табиб кабул итә: 8.00-11.00;

чакырулар кабул ителә: 7.30-12.00

1, 2, 4, 5, 7, 8 гыйнварбәйрәм көннәре.

Олылар поликлиникасы 

Эш көннәре – 2, 4, 6 гыйнвар:

кизүдәге гомумпрактика табибләре  − 8.00-14.00;

акушер-гинеколог −  8.00-13.00;

хирург −  8.00-13.00;

процедура бүлмәсе − 8.00-13.00;

яралар бәйләү − 8.00-13.00;

1, 3, 5, 7, 8 гыйнварбәйрәм көннәре.

Поликлиника филиаллары  2, 4, 6 гыйнварда эшли

Нечаев урамы, 16а (тел. 9-61-08):

кизүдәге гомумпрактика табибе − 8.00-14.00.

Гассар урамы, 23 (тел. 7-91-34):

д кизүдәге гомумпрактика табибе − 8.00-14.00;

1, 3, 5, 7, 8 гыйнвар бәйрәм көннәре.

9 гыйнварда поликлиника филиаллары  гадәти тәртиптә эшли.

Өйгә табиб чакырту: 3-51-52 (төп бина), филиаллар − 9-61-08 (Нечаев ур., 16а), 7-91-34 (Гассар ур., 23).

Травмпункт:

1, 2 гыйнварбәйрәм көннәре;

3 гыйнвар − 8.00-14.40;

4, 5 гыйнвар бәйрәм көннәре;

6 гыйнвар − 8.00 -12.00;

7, 8 гыйнварбәйрәм көннәре.

9 гыйнвардан травмпункт гадәти тәртиптә эшли − 8.00-19.00, шимбә саен − 8.00-15.00.

Дерматовенерология бүлеге:

3 гыйнвар − 8.00-14.00; 

6 гыйнвар − 8.00-12.00;

1, 2, 4, 5, 7, 8 гыйнварбәйрәм көннәре.

9 гыйнвардан гадәти тәртиптә 8.00 -18.00 эшли.

Яңа кичерешләр артыннан

Яңа ел каникуллары – башка шәһәр һәм илләрдә булырга менә дигән сәбәп.

Алабугалылар арасында Яңа елны һәм каникулларны каршы алу өчен Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре популяр. Елның төп бәйрәмен уздыру Татарстан башкаласында – 4 мең сумнан башлап, ә ил башкаласында – 9 мең сумнан башлап тора, бәйрәм ялларына төньяк башкалага юллама да якынча шул тирә тора.  

Яңа ел бәйрәмнәрендә кеше иң күп бара торган шәһәр – Сочи. Монда Кызыл поляна буйлап йөрергә, Кара диңгезгә сокланырга була. Казаннан очу белән 4 көнгә юллама 9,5 мең сумнан башлана.

Сүз уңаеннаен, Кыш Бабай резиденциясе Бөек Устюгка хәзер бик бармыйлар.

Быел Санта-Клауска кунакка – Скандинавия, Швеция, Финляндиягә бару популяр. Анда самолет һәм поезд белән барырга мөмкин. Кунакларга Яңа елны паромда – ресторанлы, кибетле, клублы һәм аквапарклы су өстендә йөзүче кечкенә шәһәрдә каршыларга тәкъдим итәләр. Анда бәйрәмне билгеләп үтү каюта категориясенә бәйле рәвештә 20 мең сумнан башлана. Бу – Санкт-Петербургтан кузлалып китә торган 3 көнлек тур.

Күпләр кышкы бәйрәмнәрне Европаның энҗесе – Прагада каршыларга тели. Анда Казаннан очу белән бер атнага юллама хәзер 25 мең сумнан башлап тора.

Кышкы бәйрәмнәрлә россия туристларын Төркиядә дә кабул итәләр. Диңгездә коенырга тәвәккәл итүчеләр булмас, ләкин туйганчы йокларга, диңгез һавасын суларга, ял итәргә мөмкин. Төркиягә юлламалар хәзер арзан тора.

Алабугалылар яңа ел бәйрәмнәренә Тайландка очалар. Эмиратларны да сайлыйлар, анда очу якын да, хәзер кыйммәт тә түгел. Мисал өчен, 28 декабрьгә Дубайга юллама бер кеше өчен 25 мең сум торды. Бу – эконом юл, ләкин биредә бәйрәм бик матур уза. Моннан тыш, көннең эссе булмавы, туристларга экскурсияләргә барырга мөмкинлек бирә.

Безнең консультант – шәһәр турагентстволарының берсенең директоры Галина Казакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев