Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Яңа елда – яңача

Сорау: “Психолог киңәше”н укыганда, үземә кызыклы урыннарын табам. Киләсе елга бурычларны ничек дөрес билгеләргә?

Җавап: Еш кына шулай була: әллә кайчан ниятләп куйган эшне башларга хәл калмый, яисә әһәмияте зур булган бурычны үтәү өчен этәргеч юк. Кайчак ялкаулык та комачаулый.

Теләсә кайсы эштә уңышка ирешүдә олы этәргеч булуы кирәк. Ул максатка баруда көч бирә.
Кеше үз уңышына ышанмаса, якты гүзәл киләчәген үзеннән ераклаштыра. Киләчәктә максатка ирешү өчен, бүгенгене кабул итү мөһим, “монда һәм хәзер” яшәргә өйрәнергә кирәк.
Безнең актив, әйтергә кирәк, “матди” заманда, яңа технологияләр һәм гаджетлар чорында, вакыты белән кешеләр көндәлек тормыш шатлыкларын күрүдән, беренче карга, балалар көлүенә, кошлар сайравына, тәмле бәлеш исенә сөенүдән мәхрүм…
Кешеләр арасында битлек киеп йөрергө күнегүче кайберәүләр аны өйдә дә салырга оныта. Моңа исә күп көч китә. Көч кимү этәргечкә дә начар тәэсир итәргә мөмкин. Организмның эчке көчләре югалуның билгесе булып төрле авырулар барлыкка килүе бар. Аларны дарулар ярдәмендә генә, асылына төшенүдән башка дәвалау хәлне тагын да катлауландыра гына.

Нәкъ менә шуңа күрә дә без, психологлар, кешеләрне үзләренең күңел халәте тырында кайгыртырга чакырабыз. Гаиләдә якын мөнәсәбәтләрне саклау бик мөһим, анда кеше үзе булып калсын, йөрәк җылысын биреп һәм алып яшәсен.
Этәргечнең түбән булуының тагын бер сәбәбе – дөрес сайланмаган максат. Эшкә күңелегез ятмый икән, аны башкару теләге дә булмаячак. Үз юнәлешеңне саңлап, сизгерлегеңә таянып, эчке тавышыңны тыңлый белү кирәк.
Үзеңә этәргеч булдыруда киңәшләр:
1. Хыялыгызны, максатыгызны күзаллагыз. Уңышыгызны күз алдыгызга китерегез. Нәрсәгә омтыласыз, шуны инде тормышыгызда бар итеп уйлагыз. Рәсем яисә фотолардан 2018 елга теләкләрегезгә коллаж ясагыз.
2. Үзегезне рухландырыгыз. Сезне рухландыра торган әдәбият укыгыз,  сезне активлыкка этәрә торган фильнар карагыз, кызыклы кешеләр белән аралашыгыз.
3. Күңел күтәренкелеген саклагыз. Кичерергә, уңышларны һәм абынуларны сабак кебек кабул итәргә өйрәнегез. Яшәү мизгелләрендә шатлык күрә башлагыз. Куанычлар көч һәм этәргеч бирә.
4. Алтын урталыкны саклагыз. Үзеңне көчләү һәм артык көчәнү кирәкмәс. Арыганлык тойсагыз, ял итегез. Урамда саф һава сулап керегез, тәмен белеп, сөйләшмичә генә, чәй эчегез. Каударланмый гына яшәргә өйрәнегез.  

5. Максатыгызны берничә гадигә бүлегез.  Төп максатыгызга, аны җиңелрәк бурычларга аерып, даими атлагыз. Кечкенә җиңүләр сезне зурларына ирешүгә этәрер.
6.Эшчәнлегегезне ниятләп куегыз. Гамәлләрегез нәтиҗәлерәк булыр.
7. Уңыш юлында киртәләрне ачыклагыз, аларны төзәтегез. Эчке  каршылыкларны табыгыз. Үзегез булдыра алмасагыз, тәҗрибәле психологка мөрәҗәгать итегез.
8. Сезне макаудан һәм кыйммәтегезне түбәнсетүдән бәйсез рәвештә яшәргә өйрәнегез. Эчке үсешегезне башлагыз,  үзегезне өйрәнегез, тулысынча кабул итегез, көчле һәм хәвефләргә каршы торучан кеше булыгыз.
9. Ахыргача барыгыз. Уңыш юлына баскансыз икән, үз эшегезне тапкансызмы, ахырга кадәр барыгыз. Күпләр көтелгән нәтиҗәгә бер адым калганда туктап кала. Үзегезгә ышаныгыз, булдырыгыз! Седә гаять олы көч бар!
10. Эш итегез! Атлагыз! Булдырам дип, үзегезне һәм башкаларны җимермичә, алга барыгыз. 
Үзегезгә сораулар бирергә һәм эчке тавышыгызны тыңларга өйрәнегез: “Ничек мин болай чагылам, миңа ни булды?”, “Бу очрак миңа ни өчен кирәк?”
Ышаныч, Өмет һәм Мәхәббәт сезнең белән һәрчак янәшә булсын! Яңа ел белән!
Һәммәбезгә сәламәтлек, чәчәк ату! Гүзәл, булдыклы кешеләр яши торган яраткан шәһәребез үссен!

Сезне яратып Рузилә КАЗАНЦЕВА-ӘХМӘТШИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев