Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Ялган чакыру

Коткару хезмәтенең телефоны – “01”, кесә телефоныннан – “101”. Бу номер өлкәннәргә дә, балаларга да яхшы таныш.

Янгын сүндерү хезмәтен вакытында чакыру гражданнарның гомерен һәм мөлкәтен саклап кала. Атна саен кизү-диспетчерлык хезмәте пультына дистәләгән, ә кайвакыт йөзләрчә ялган чакыру килә. 2018 елның узган чорында инде Татарстан Республикасы Алабуга шәһәре Янгын коткару хезмәтенең радиотелефонисты пультына 194 ялган чакыру керде. Шул ук вакытта күрше йортта кемдер ут эчендә һәлак була. Ялган чакыруларны шартлы рәвештә ике төргә бүләргә була: “хаталанып” һәм “алдан уйлап”. Ут белән эш вакытында чыккан төтенне, ерактан төтен булып күренгән су парын янгын дип кабул иткән кешеләр “хаталы” чакыру ясый. Мондый чакырулар ялган булса да, закон белән җәзаланмый, чөнки ут белән шаярулар начар: вакытында янгын сакчылыгына шалтырату һәм зур булмаган ут янгынга әйләнмәсен өчен, хәбәр итү яхшырак. Алдан уйланылганы – махсуслаштырылган хезмәтләрне белә торып ялганлап чакыру һәм ул закон буенча җәзага тартыла. Хулиганлык  ниятеннән, бернинди сәбәпсез, махсус хезмәтләрне (янгын сагы, полиция, ашыгыч ярдәм) чакырган  гражданнар административ җаваплылыкка тартыла, ә теракт турында хәбәр иткән очракта, алар җинаять җаваплылыгына әзер булырга тиешләр. Алдан уйланылган ялган чакыру өчен җаваплылыкны РФ АХ Кодексының 19.13 маддәсе карый: янгын сагы, полиция, ашыгыч медицина ярдәме яисә башка махсуслаштырылган хезмәтләрне белә торып ялган чакыру – административ штраф салуга китерә. Административ җаваплылыкка  административ хокук бозу вакытына уналты яшькә җиткән үз акылындагы зат кына тартылырга мөмкин. 16 яшькә җитмәгән яшүсмер кылган ялган чакыру очрагында (җинаять җаваплылыгы – 14 яшьтән) административ җаваплылык билгеләнми: әлеге эш бу уңайдан яшүсмерләргә дисциплинар чаралар билгели һәм куллана торган балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия каравына тапшырыла. Шулай ук яшүсмерләр балигъ булмаганнар эшләре  бүлекчәләрендә исәпкә куела. Моннан тыш, ата-аналарның җаваплылыгы турында да онытырга ярамый. Балигъ булмаганнарны карап тоту һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен (РФ КоАП 5.35 статьясы), опекун яки балигъ булмаган хокук бозучыларның ата-аналары кисәтү һәм штраф салу күздә тотылган административ җаваплылыкка тартыла.

Бүгенге көндә заманча техник чаралар телефон хулиганнарын ачыклап, аларны җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирә. Шунысын да онытмаска кирәк, ялган чакыру акча эквивалентында гына бәяләнми. Бу, беренче чиратта, кешеләрнең тормышы һәм иминлеге!

 

Алабуга районы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән сорау алучысы Марат ГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X