Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Алабуга суды телефон карагын хөкем итте

Суд карар чыгарды.

Алабуга шәһәр суды тарафыннан исерек хәлдә башка кешенең телефонын алган һәм кире кайтармаган ир-атка карата җинаять эше каралды. Соңрак ул аппаратны йорт янындагы тукталышта билгесез ир-атка сата.

Телефон хуҗасына китерелгән зыян суммасы 5 211 сум дип бәяләнә. Чит кешенең милкен үзләштергән ир-ат РФ ҖК 158 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип танылган, аңа 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

РФ ҖК 69 маддәсенең 5 өлешенә ярашлы рәвештә, әлеге хөкем буенча билгеләнгән җәзаны Белгород өлкәсе Грайворонск район суды карары буенча билгеләнгән җәза белән өлешчә кушу нәтиҗәсендә, закон бозучы 10 айга колония-поселениегә җибәрелә. Шулай ук ул 4 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев