Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Алабугада берничә тапкыр урын-җир комплектын урлаган каракны хөкем иттеләр

Суд аны гаепле дип таба.

Татарстан Республикасының Алабуга шәһәр суды Чаллы кешесенә карата эшне карады. Ул исерек килеш кибеттән 1675 сумлык ике урын-җир комплекты урлаган. Карак табышын рюкзагына сала һәм җинаять урыныннан качып китә.

Бер атнадан соң карак үз уңышын кабатларга була. Ул кабат исерек килеш кибеткә килә, анда 1091 сумлык урын-җир комплекты һәм 554 сумлык ике банка кофе урлый.

Бу юлы карак качып котыла алмый. Аны кибет хезмәткәрләре тоткарлый.

Суд аны РФ ҖК 158.1 маддәсендә, 30 нчы маддәнең 3 нче өлешендә, 69 нчы маддәсендә каралган җинаятьләр кылуда гаепле дип таба. Ахыр чиктә каракка 8 айга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләнгән. Бу вакытта аңа яшәү урынын алыштырырга һәм Чаллыдан читкә чыгарга рөхсәт ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев