Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Алабугада яшәүче ир-атның машинасын тартып алдылар

Алабугалыны исерек килеш руль артында йөргән өчен хөкем иттеләр.

Алабуга шәһәр прокуратурасы исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүдә гаепле дип табылган 61 яшьлек җирле кешегә карата гаепләүне хуплады. Суд эшне Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлеше буенча карады.

2024 елның 22 июнендә ир-ат Нур Гали урамында «КамАЗ» йөк машинасы белән идарә иткәндә полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Кулга алынганда ул медицина тикшерүеннән баш тарта.

Ачыкланганча, элегрәк, 2023 елның 22 мартында, ул шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Ул вакытта ир-ат 1,5 елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, 30 мең сум күләмендә штраф түләгән.

Суд алабугалыга 160 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгели һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан бер елга мәхрүм итә. Йөк машинасы дәүләт кеременә конфискацияләнә. Хөкем карары законлы көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев