Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Кызын укыту өчен эшеннән акча урлаган алабугалыга җинаять эше кузгатылды

Хатын-кыз кылынган җинаятьтә гаебен тулысынча таный.

Татарстан Республикасы Алабуга шәһәр суды тарафыннан РФ ҖК 160 маддәсенең 3 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче алабугалы хатын-кызга карата хөкем карары чыгарылды.

Хатын-кыз кибетләрнең берсендә товар белгече булып эшләгән, һәм, әлбәттә, аңа товар-материаль кыйммәтләр белән идарә итү, шул исәптән алар белән килешүләр төзү буенча вәкаләтләр бирелгән була. 18 көн эчендә, программага керү мөмкинлеген законсыз файдаланып, үзенә 47 788 сум акча үзләштергән.

Хатын-кыз кылынган җинаятьтә гаебен тулысынча таный.

Ул РФ Җинаять кодексының 160 маддәсенең 3 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылган, аңа 1 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән. РФ ҖК 73 маддәсенең 3 өлеше нигезендә, шартлы рәвештә сынау срогы белән 1 ел.

Хатын-кызга карата читкә китмәү һәм тиешле тәртип турында язылу рәвешендә сак чарасы хөкем карары законлы көченә кергәнче үзгәрешсез калдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев