Алабугалыны вак хулиганлык өчен хөкем иттеләр
Бу хакта Алабуга шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасының Алабуга шәһәр суды вак хулиганлык турындагы эшне карады. Алабугада яшәүче кеше күп катлы йортның баскыч мәйданчыгында сугыш-талаш чыгара, сүгенә, агрессив була, шуның белән җәмәгать тәртибен боза, полиция хезмәткәрләренә буйсынмый.
Судта гражданин үзенең гаебен танымый, аек булуын аңлата. Суд аңа административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.1 маддәсенең 2 өлеше санкциясе чикләрендә административ арест рәвешендә җәза билгели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев