Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Башка кеше картасыннан акча урлаган алабугалыны хөкем иттеләр

Алабугада ир-ат башка кешенең телефоныннан үз счетына акча күчергән.

Татарстан Республикасының Алабуга шәһәр суды башка кешенең телефоныннан үз счетына акча күчергән ир-атка карата җинаять эшен карады. Алабугалы, исерек хәлдә, башка кеше телефонын кулланып, андагы банк исәбендә булган акчаларны үзенекенә күчергән.

Соңыннан ир законсыз рәвештә алынган акчаны үз мәнфәгатьләрендә куллана. Нәтиҗәдә, зыян күрүче 15 335 сум акчасын югалта.
Гаепләнүче суд барышында үз гаебен тулысынча таный, кылган эшенә үкенә.

Зыян күрүче гаепләнүченең матди зыянны каплаганын, аңа карата дәгъвалары булмавын аңлата.

Гаепләнүче РФ Җинаять Кодексының 158 нче маддәсе, 3 нче өлешенең «г» пункты, 69 нчы маддәсенең 3 нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныла. Алабугалыга каты режимлы төзәтү колониясендә 1 ел да 4 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнә.

Хөкем карары законлы көченә кергәнче торган урыннан китмәү һәм тиешле тәртип турында подписка рәвешендә сак чарасы гамәлдән чыгарылды, алабугалы сак астына алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев