Ике ай эчендә Алабуга районында юл-транспорт һәлакәтендә 6 бала зыян күргән
Мондый статистиканы Алабуга үзәк район хастаханәсендә бирделәр.
Алабуга РҮХ статистикасы мәгълүматларына караганда, 2024 елның 2 аенда «ашыгыч ярдәм» табиблары автомобиль һәлакәтенә эләккән 6 балага ярдәм күрсәткән, шуларның 2се хастаханәгә озатылган.
Татарстанның ЮХИДИ башлыгы Рөстәм Гарипов Казанда һәм Алабуга районында балалар зыян күргән юл-транспорт һәлакәтләре санының артуын билгеләп үтте.
Пассажир балалар катнашындагы юл һәлакәтләренең яртысыннан артыгы юл кагыйдәләрен тупас бозган шоферлар гаебе белән килеп чыккан: каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, светофор сигналлары таләпләрен бозганнар, дөрес дистанция сайламаганнар, шулай ук балаларны махсус утыргычсыз йөрткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев