Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Җинаять кылган алабугалыга чик кую чарасын үзгәрттеләр

Суд Россия Федерациясе Җинаять кодексының 228.1 маддәсенең 1 өлеше, 228.1 маддәсенең 4 нче өлешенең «г» пункты, 228.1 маддәсенең 3 нче өлешенең «б» пунктында каралган җинаятьләр кылуда шикле кешегә карата сайланган чик кую чарасын үзгәртте.

Җинаять эшен тикшерүче Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча Эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе, тикшерү органы җитәкчесе ризалыгы белән, читкә китмәү турында подписка һәм үз-үзен тиешенчә тоту рәвешендә чик кую чарасын 1 ай 24 тәүлеккә сак астына алу рәвешендәге чик кую чарасына үзгәртү турындагы үтенеч белән судка мөрәҗәгать итте. Бу Т. ның авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылуда шикләнелүе белән бәйле. Наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле булган бу җинаятьләрне кылган өчен 3 елдан артык вакытка иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза каралган. Сак астына алуга бәйле булмаган башка, йомшаграк чик кую чарасын сайлау алдан тикшерү һәм суд органнарына шикләнелүченең кайда булуын тикшереп торырга һәм аның тарафыннан яңа җинаятьләр кылуга комачауларга мөмкинлек бирмәячәк.

Процесста катнашучыларның фикерен исәпкә алып, тикшерелгән материаллардан чыгып, әлеге эшнең конкрет шартларын исәпкә алып, суд шикләнелүче Т. га карата читкә китмәү һәм тиешле тәртип турындагы подписка рәвшендәге җәзаны үзгәртергә карар чыгарды
Татарстан Республикасы Алабуга шәһәр суды тарафыннан җинаятьләр кылуда гаепләнүче кешегә карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 228.1 маддәсенең 1 өлеше, 228.1 маддәсенең 4 нче өлешенең «г» пункты, 228.1 маддәсенең 3 нче өлешенең «б» пунктында каралган сак астына алу рәвешендә чик кую чарасы сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев