Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Исерек килеш руль артына утырган алабугалының машинасы конфискацияләнде

Алабуга шәһәр прокуратурасы 43 яшьлек ир-атка карата дәүләт гаепләвен хуплады.

Алабугалы РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (исерек хәлдә булган, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган яки аеклыкка медицина тикшерүе узудан баш тартып, вәкаләтле вазифаи затның законлы таләбен үтәмәгән өчен административ җәзага тартылган кешенең транспорт чарасы белән идарә итүе). Бу турыда шәһәр прокуроры ярдәмчесе М.Әхмәтҗанов хәбәр итте.

Судта ачыкланганча, 2023 елның 8 мартында гаепләнүче исерек килеш «Опель Мокка» автомобиле руле артына утырган, Максим Горький урамындагы 107в йорты янында ул юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный һәм кылган гамәленә үкенә. Суд аны 1 елга транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, 160 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Моннан тыш, РФ Җинаять кодексының 104.1 маддәсенең 1 нче маддәсе нигезендә, хөкем ителгән кешенең «Опель Мокка» автомобиле дәүләт файдасына конфискацияләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев