Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Махсус хезмәтләргә ялган мәгълүмат белән шалтыратканы өчен алабугалыга штраф түләргә туры киләчәк

Хатын-кыз административ хокук бозуда гаепле дип табылган.

Алабуга суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан 45 яшьлек гражданкага карата административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.13 статьясында каралган административ хокук бозу турындагы эш каралды.

Җәмәгать судьясы хатын-кызның махсус хезмәтләргә, атап әйткәндә, полиция хезмәткәрләренә ялган мәгълүмат белән шалтыратуын ачыклаган. Ачыкланганча, алабугалы полициягә шалтыратып, йорт янында шартлаткыч куелган, подвалда тоткыннар, наркоманнар бар, өстәвенә 30-40 баланы чылбырда бәйләп тоталар дип хәбәр итә. Әмма тикшерү барышында бу факт расланмый.

Хатын-кыз административ хокук бозуда гаепле дип таныла һәм аңа 1000 сум күләмендә административ штраф билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев