Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯХӘТ

Алабугалы Төмәндә «Зәнкиев укулары»нда катнашты

Якуб Зәнкиев — Себер татарлары прозасына нигез салучы күренекле язучы, Россия Федерациясе мәктәпләренең атказанган укытучысы, сугыш һәм хезмәт ветераны.

Себер татар язучысы Якуб Зәнкиевнең (1917-2003) арабыздан китүенә 20 ел үтсә дә, аның истәлеге Себер җәмәгатьчелеге һәм Татар Дөньясы, туганнары, көрәштәшләре, тикшеренүчеләр һәм күп санлы укучылары тарафыннан хөрмәтләп саклана. 

Бу изге эшне җанландыручы, оештыручы — филология фәннәре докторы, профессор Хәбибә Садыйр кызы Шаһбанова. Нәкъ менә ул Төмән шәһәрендә яшәүче себер татарларының Динар Марсель улы Абукин җитәкчелегендәге Милли мәдәни автономиясе белән бергә, рәвеше һәм эчтәлеге белән дә үзенчәлекле булган "Зәнкиев очрашулары«ның чираттагы фәнни-гамәли һәм мәдәни форумын үткәрүче булып тора.

Очрашуда университет һәм академия галимнәре, язучылар һәм башка иҗат берләшмәләренә йөрүчеләр, мөгаллимнәр җәмәгатьчелеге һәм татар алдынгылары берләшеп Якуб Зәнкиевне искә алдылар һәм бүгенге кайбер кичектергесез мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Чара үзе Төмәннең революциягә кадәр үк салынган сараенда узды, чагыштырсак, Алабугадагы Шишкиннар йорты аның янында сыерчык оясы кебек кенә күренер иде.

Татарстаннан бу юлларның авторы һәм филология фәннәре кандидаты, профессор Фәрит Яхин чакырылган иде. Югары җыелыш безгә утырышның фәнни өлеше һәм Түгәрәк өстәлнең спикерлары булуны ышанып тапшырды.

Форумны ачып ясаган чыгышымны мин XVIII гасырда ук мәшһүр тарихчы Герхард Фридрих Миллерның гаять олы фәнни батырлык ясавы турында мәгълүматтан башладым: ул ун ел буе (1733-1743) беркая да китмичә Себерне өйрәнгән һәм Петербургка 200 йөк архив документлары һәм башка тарихи материаллар тупланмасын алып кайткан! Себер турында төп хезмәте: «Себернең беренче һәм иң мөһим халкы татарлар! Алар Тубыл, Иртыш, Обь, Том һәм Енисей елгалары буенда яши. Татар халкының тарихы аның чишмә башын шуның кадәр ерак заманнарга алып китә, моның белән бер генә европа халкы да мактана алмый... » сүзләреннән башланып киткән.

Мин мәктәп укучыларының ата-аналары белән киң күләмле эш башларга киңәш иттем, әлегә бәләкәй генә булса да мөмкинлек — мәктәптә әти-әниләрнең гаризасы буенча «Туган тел» (атнага бер сәгать) фәнен өйрәнүне файдалану. Шул ук вакытта татар телендәге дәреслекләр булдырырга, туган телне укыту сәгатьләрен арттыру өчен көрәшергә: алар чит телнекенә караганда, ким дигәндә бер сәгатькә артык булырга тиеш Өйрәнүгә этәргечләр күп: беренчедән, бу һәр кешенең изге гамәле; икенчедән, төрки халыкларның 200 миллион вәкилен аңлау өчен ачкыч; өченчедән, ике телне яисә күп телне белү — аңлырак, үзенчәлеклерәк булу дигән сүз.

Ветеран укытучы Венера Тимерхан кызы Латыйпованың ул мәктәптә укыган вакытларда татар теле һәм әдәбиятын тугыз сәгать өйрәнүләре турында сөйләве нык тәэсир итте. Гүзәл Идрисованың методик эзләнүләре хөрмәт уята, аның фикере дөрес: хәзер дөньяны күреп аңлаучы балалар буыны үсә, шуңа да монысын да исәпкә алу мәҗбүри...

Бу көнне миңа шигырьләрем һәм иҗат тарихларым һәм, әлбәттә, җырлар белән чыгарга туры килде. Хезмәттәшем, Татарстан Язучылар Берлеге әгъзасы, күренекле шагыйрь һәм прозаик Фәрит Яхин үзенең шигырьләрен бик матур укыды. Кичен ул борынгы һәм урта гасырлар әдәбиятын өйрәнүче, гарәп һәм фарсы телләре белгече — хәзрәт белән бергә ифтар вәгазендә катнашты.

Андагы мохит шулкадәр илһамлы иде, шул ук көнне, апрельнең 9ында, кич соңында шундый шигъри юллар туды:

Казан һәм Төмән — 
ике йөрәк
Татар Дөньясында!
Бездә бердәм булган 
заманчалык 
һәм үткәннәр ераклыгы да.
Яктылык һәм 
изге башлангычның 
мәңгелек мөһаҗирләре без. 
Язгы Нәүрүз
һәм Амәл — 
Өмет бәйрәмебез. 
Һәм бүген Себердә,
иркен Тура суы өстендә 
без очраклы гына тормыйбыз.
Ә сафлар киңәя:
Якуб һәм Хәбибә, 
Диләрә,
Янәшәдә генә — без!

.Рәхим Гайсин Якуб Зәнкиевның оныгы Диләрә белән.

PS. Төмәндәге дусларыбыз һәм хезмәттәшләребезнең барысына рәхмәт! Филология фәннәре докторы, профессор Гөлсинә Ниязовага Якуб Камали улы Зәнкиев турында якты, мәгълүматлы документаль фильм күрсәткәне өчен, профессор Хәбибә Шаһбановага һәм Төмән татарларының Милли мәдәни автономиясенә чакырулары һәм кунакчыллык өчен, Рәкыйп Ибраһимов һәм Диләрә Зәнкиевага бүләк китаплары һәм Динар Абукинга да үзенчәлекле басма продукция өчен, Луиза Сурметовага соклангыч этно-музыкаль композиция өчен, искиткеч сәләтле Халидә Кирамовага да, һәм, әлбәттә, дустыбыз Илшатка аерым һәм олы рәхмәтебез, оста йөртүче һәм мәрхәмәтле шәхес белән юлда һәм йортта үткән вакытыбыз сизелмәде дә. Барыгызга — ихтирам!
Рәхим ГАЙСИН

ФОТО: Шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев