Алабуга нуры

Кая гына барсам да, сагынып кайтам

Күптән түгел, әле менә октябрь аенда гына, миңа төньяк башкалабыз Санкт-Петербургта булырга туры килде.

Оныкларым урта мәктәпне тәмамлагач, Санкт-Петербургтагы вузларга укырга керделәр. Әлфия Спорт академиясен тәмамлап, быел эшли башлады. Азат архитектура-төзелеш университетының дүртенче курсында укый. Телефоннан гел сөйләшеп торсак та, каникулларда кайтып йөрсәләр дә, бик сагыналар, инде мине үзләренә кунакка чакырдылар.

Дөресен әйткәндә, бүгенге Ленинградны, оныклар белем эстәгән югары уку йортларын үземнең дә күрәсем килгән иде. Озак уйлаганнан соң, мин ризалык бирдем, алар эшне тиз тоттылар – алдан ук интернет аша самолетка барырга-кайтырга билет юлладылар. Төрле фаразларны, шик-шөбһәләрне җиңеп, Аллага тапшырып, тәвәкәлләдем.

Халыкара Бигеш аэропортыннан пассажирлар тулы “Победа” лайнеры ике сәгатьтә мине Питерга алып та килде. Андый зур очкычка беренче мәртәбә утыруым булса да, Аллага Шөкер, нык каушау, баш әйләнүләр булмады: куркырлык түгел икән. “Я, Раббым, хәерле сәфәр бир” дип, белгәннәремне укып бардым. Үземне автобуска утырып, ике яктан да карлы юлдан (бик биектә ак болытлар өстеннән) баргандай хис иттем.

Пулково аэропортында оныклар каршы алды. Очрашу-күрешү шатлыгының  чиге булмады. Бер атнаның һәр көнендә мине кая алып барырга, шәһәрне ничек күрсәтергә план кордылар. Мин Питер турында аларда булган мәгълүматлар белән бераз танышып алдым:

“Санкт-Петербург – Рәсәйнең Европа өлешендәге символ-шәһәр, дөньяның бөек башкалаларының берсе. Петр патша шәһәрне күренекле дәүләт эшлеклесе, хәрби стратег буларак кына түгел, бәлки гаять көчле рухлы рәссам буларак та нигезләгән һәм төзегән. Петербург – XVIII-XIV гасырлардагы патшалыкларның, тарихи вакыйгаларның елъязмасы шәһәре, аларга бәйле күпсанлы күперләр шәһәре, бакча-парклар сәнгате шәһәре, гаярь рухлы Петр патшаның иҗади колачы белән барлыкка килгән архитектура – сынлы сәнгать әсәре ул”, – диелә язмаларда.

Сәяхәтне иң әүвәл Питерның Җәмигъ мәчетеннән башладык. Биредә христианнар өчен чиркәүләр күп булса да, мөселманнар өчен шушы Җәмигъ мәчете дә, тагын бер кечерәк мәчет бар, – диештеләр балалар. Гыйбадәт йортында сәдака салып, дога кылдык, намаз укыдык, китаплар сатып алдык.

...Менә Әлфия укып чыккан Лесгафт исемендәге Спорт академиясе бинасы. Анда бөтен дөньяга танылган фигуралы шуу осталары Ирина Роднина, Евгений Плющенко, нәфис гимнастика буенча Олимпия чемпионы Алина Кабаева, дүрт тапкыр йөзү спорты чемпионы Владимир Сальников һәм башка бик күпләр белем алган.

Азат укыган архитектура-төзелеш университеты (аңа 1932 елда нигез салынган, башта Ленинград инженер-төзүчеләр институты – ЛИСИ дип аталган) корпусларында булдым. Шунда йөргәндә моннан илле еллар элек үзем укыган, җанга якын Алабуга педагогия институтының мәһабәт бинасы һәрчак күз алдымда торды.

Кайда гына булсам да, барысы да сокланырлык, искитәрлек иде. Шәһәрдәге илкүләм тиңдәшсез тарихи һәйкәлләргә, табигый байлыкларга башкача карау мөмкин дә түгел. Без кайчандыр тарихтан укып кына белгән, Ленин исеме белән бәйле Смольный (тарихи бина, классицизм архитектурасы истәлеге, губернатор резиденциясе һәм Петербург музее), Кышкы сарай, Петропавловск крепосте, “Аврора” крейсеры, Китап йорты, музейлар – бик күп алар. Эрмитаж экспонатларын шунда өч көн йөрсәң дә, карап бетерерлек түгел. Шәһәр бик матур, төзек. Александр бакчасы, Җәйге бакча, Таврия бакчасы – мин бу аларның көзге матурлыгын махсус булдыру вакытына туры килдем, күрәсең – аларның төзеклеге, чисталыгы шаккаткыч: бер мәйданы тип-тигез сары төстә, сары яфрак белән тигезләп түшәлгән кебек. Икенче урыны тоташ ямь-яшел төстә, бер сары яфрак, бер чүп күрмәссең. Фашистлар туктаусыз бомба яудырып җимергән блокадалы Ленинградның хәзерге шундый гүзәллегенә хозурланмый кала алмыйсың.

Океанариумда без телевизордан күргән зур сулык ияләре – вак бөҗәкләрдән, аквариум балыкларыннан алып, хәтәр вараннарга, акулаларга кадәр бар. Биредә иң истә калганы тюленьнәр чыгышы булды. Аларны нык бәдәнле ике ир-ат өйрәтеп тора, тегеләре алар кушканны үти – төрле зурлыктагы боҗраларны эләктерәләр, өйрәтүчеләр белән көрәшәләр, суга чумалар, ялт итеп ярга чыгалар, алкышларга баш ияләр – әкәмәт!

Планетарийда йолдызлы зәңгәр күк йөзе хикмәтләрен, Алина Кабаева исемендәге нәфис гимнастика үзәгендә тәрбияләнүче балалар – нәни гимнаст кызлар чыгышын карадык. Шәһәрнең мемориаль парклар комплексы – Марс кырында, Троицк күперендә йөрдек, ачыла торган күпер өстеннән уздык.

Биредә кая гына барсаң да, метрода йөрисе. Санкт-Петербург метросы –дөньяда иң тирәндәгесе, эскалаторлары гаять озын. Бер вагоннан икенчесенә күчә-күчә йөрисең. Без аңа ияләшмәгән, бу безгә ят нәрсә, балалардан калышмаска тырыштым. Метро дигәннән, туксан беренче елда минем Мәскәү метросында булганым бар. Ул чакта вагонда бөтен кешенең кулында газета, китап иде. Ә хәзер барысы да телефонга, смартфонга текәлгән. Шәһәрдә яшьләр күпчелек, метрода өлкәннәргә шунда ук урын бирәләр, тәртиплеләр. Питерлылар шәһәр ыгы-зыгысына, машиналар гөрелтесенә күнеккән, тормыш кайный, һәркем үз юлында. Аллаһымның биргәненә шөкер, мин дә шул ыгы-зыгыда йөри алдым, шәһәрне күрдем. Оныкларымның шундый зур калада белем алуларына шатландым, горурлык хисләре кичердем. Үземнең, әлбәттә, тизрәк өйгә – Алабугага кайтасым килде.

Шулай бер атна вакыт узып киткәне сизелмәде дә. Билет алып куелган. Тагын шул очкыч белән кайттым, оныклар озатып калдылар. Сәяхәтем дәвамында мин барысын да үземнең туган җирем – Татарстан Республикасы белән, кече Ватаным Алабуга белән чагыштырдым, алар истән чыкмады.

Җырдагыча:

“Юлларына алтын чәчсәләр дә,

Җитми икән туган җиреңә”, – дип,

Ак каламны сагынып кайттым.

Кая гына барсам да, сагынып кайтам, кат-кат шуңа инандым. Раббым Аллам ярдәме белән оныкларым янында булып, исән-сау әйләнеп кайта алуыма сөендем.

Миңнеһода ХАФИЗОВА, матбугат ветераны

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: