Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

2013 ел - ТРда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы

2013 ел Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителгән иде.

Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның 2012 елның 20 октябрь Указы бар. Хәер, агымдагы ел тулаем Россия Федерациясендә Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак уздырылачак - бу турыда РФ Президенты Владимир Путин 10 августта махсус Указ имзалаган иде. Ел чарасының төп максаты - һәрбер кешенең әйбәт әйләнә-тирә мохиткә хокукын тәэмин итү, җәмгыятьнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә юнәлтү, халыкның экологик культуралылыгын формалаштыру һәм арттыру, диелә әлеге документларда.

Искәртеп үтәбез: былтыр 6 апрельда Астанада, гомумән, 2013 елны барлык БДБ илләренең Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы итү турында килешенгән иде. Ул елны нинди чаралар уздыру планы һәрбер илнең үзенеке - анысы һәр ил-субъектның Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән расланып тормышка ашырылачак, шул исәптән Татарстанда да. Экологик куркынычсызлык тәэмин итү буенча БДБ илләренең дәүләтара хезмәттәшлеге 1992 елда кабул ителгән экология һәм әйләнә-тирә табигый мохитне саклау өлкәсендә үзара багланышлар турындагы Килешүгә таянып башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев