Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

2022 елда Алабуга районында 933 кеше вафат булган

Алабугалылар ешрак кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлә.

Алабуга үзәк район хастаханәсенең оештыру-методик эше буенча баш табиб урынбасары Азат Гайсин сүзләренчә, узган елда 19 меңнән артык кеше диспансеризация үткән.

Тикшерү вакытында 12 меңгә якын риск факторы, кан әйләнеше органнары авыруларының 10259 очрагы, 1561 — ашкайнату органнары, 346 — яман шеш авыруы ачыкланган. Төрле авыруларның 1956 очрагы беренче тапкыр ачыкланган. 

2022 елда шәһәр-районда барлыгы 933 кеше вафат булган, шуларның 244е — эшкә яраклы яшьтә. Үлем сәбәпләре арасында кан әйләнеше системасы авырулары — беренче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев