Алабуга мәктәпләре һәм балалар бакчалары 300 кг батарейка җыеп тапшырган
Батарейкалар Чиләбедәге «Мегаполисресурс» заводына утильләштерүгә җибәреләчәк.
Алабуга мәктәпләре һәм балалар бакчалары ТР Экология министрлыгы акциясенең язгы этабы кысаларында 270 кг батарейка җыйган, дип хәбәр итә хакимиятнең рәсми сайты.
Татарстанның көнчыгыш зонасы территориясеннән эшкәртүгә 16 тоннадан артык батарейка җибәреләчәк — бу акция тарихында абсолют рекорд.
Балалар бакчалары әлеге акциядә быелдан башлап катнаша башлаган.
Батарейкалар Чиләбедәге «Мегаполисресурс» заводына утильләштерүгә җибәреләчәк.
Фото редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев