Алабуга наркологы алкогольнең яшүсмерләргә ничек тәэсир итүе турында сөйләде
Исерткеч эчемлекләр — балигъ булмаган балалар өчен бик начар. Спиртны бер генә тапкыр куллану да үсеп килүче огранизмга зарар салырга мөмкин.
Алабуга үзәк район хастаханәсе табибы, нарколог-психиатр Марина Пляшкова алкогольнең ни дәрәҗәдә мәкерле куркыныч белән янавы турында сөйләде.
Кеше тәнендә исерткеч хакимлегенә бирелми торган бер генә тукыма да юк. Организмга үтеп кергәч, алкоголь бавырда акрын таркала. Эчелгән исерткечнең 10 проценты гына тулысы белән организмнан чыга.
Алкогольнең калган өлеше тулысынча таркалганчыга кадәр кан буйлап йөри. Яшь тукымалар зур дозага каршы торуга сәләтле түгел, шуңа да зыянлы эчемлек организмга тарала. Аның агулы тәэсире бавырга гына түгел, нерв системасына да начар. Яшүсмерләр организмы фосфорга ярлырак, ләкин суга бай, шуңа да алкоголь канга тиз сеңә.
Исерткеч эчемлек кулланганда, яшүсмерләрнең организмы физиологик стресс кичерә. Яшүсмернең холыгы үзгәрә, ул кызып китүчәнгә әйләнә.
Нервлар һәм кан тамырлары системасы көнләп түгел, сәгатьләп үсә торган организм артыннан өлгерми. Алкоголь кеше тәнендә чын буталчыклык китереп чыгара. Баш миенә иң зур зыян килә, 25 яшькә кадәр аның эшчәнлеге нерв күзәнәкләре арасындагы бәйләнеш хисабына өйрәнүгә юнәлгән. Исерткеч эчемлекләр куллану бу бәйләнешне боза һәм мәгълүмат үзләштерелми башлый. Эчкече яшүсмерләрнең 2 проценты гына уңышлы шәхес була. Спиртлы эчемлекләрне чиктән тыш куллану психик тайпылышлар китереп чыгара.
Психикадан тыш, иммун системасы да бозыла. Йөрәк-кан тамырлары һәм ашкайнату эшчәнлегенә зыян килә. Яшьләр аракының нәселдәнлеккә начар тәэсир итүе турында уйламыйлар. Спиртлы эчемлекләр кулланучы кызлардан еш кына авыру балалар туа. Чиктән тыш күп эчү егетләрнең сперматогенез органнары формалашуның бозылуын китереп чыгара.
Кагыйдә буларак, алкоголь һәм яшүсмер имин булмаган гаиләләрдә аерылгысыз санала, ләкин спиртка мөкиббән китү яхшы гына гаиләләрдә дә булырга мөмкин, барысы да баланың кызык өчен кабып каравыннан башлана.
Гаилә бәйрәме яисә кунак чакыру аракы белән танышуга этәргеч булуы бар. Мондый очракларны эчкечелекнең башы дип атап булмый, билгеле, һәр нәрсәнең башлангыч сәбәпләре төрле. Социаль бәйлелек спиртлы эчемлек куллана башлау сәбәбе була ала. Яшүсмерләр иптәшләреннән хуплау көтә, шуңа да алар еш кына, исерткеч яисә тәмәке кулланып, бер-беренә охшарга тырыша.
Бала ни өчен алкоголь татырга карар кыла? Моның сәбәпләре төрле:
— кызыксыну;
— тирәлектән аерылып тормаска, өлкән буыннан калышмаска омтылу;
— гаиләдә яисә мәктәптәге кыенлыклар, беренче мәхәббәт, уңышсыз тормыш тәҗрибәсе — баланың шушы проблемалардан качарга теләве.
Бүген алкоголь һәм яшүсмер — бу инде гади сүзтезмә генә түгел, проблема булып тора. Мәгълүмат чараларыннан балалар спиртның начар тәэсире турында белә, әмма бу аларны туктатып кала алмый. Кызганыч, кайбер ата-ана үз баласының кайчан исерткеч белән мавыгып киткәнен белми дә кала.
Бөтенесе өчен ата-ана яки җәмгыять гаепле дип тә әйтеп булмый. Яшүсмернең аракыга ияләнүе начар нәтиҗәгә китерә. Бу бик куркыныч авыру булып тора. Яшүсмернең үзен контрольдә тота алмавы — шушы проблема билгесе. Спиртлы эчемлек яшүсмергә генә түгел, гаиләдәге бар кешегә зыян китерә. Бу зарарлы гадәткә каршы көрәшергә кирәк. Начар бәйлелекнең нәрсәләр китереп чыгарганын балаларга аңлатырга тиешбез.
Сәламәт һәм бәхетле балаларны кайсы гына ата-ана теләми икән? Әгәр дә бала начар гадәткә өйрәнгән икән, һәм ата-нана берни дә эшли алмаса, аны табибка алып барырга, психолог белән сөйләшергә, кирәк булса — невропатологта тикшерү үтәргә, психиатр һәм нарколог белән киңәшергә.
Бала белән ни генә булмасын, якын кешеләр бергәләп бу турыда сөйләшергә тиеш. Гаиләдә бала хуплау һәм аңлау тойсын. Балалар алкогольнең үзенә бер төрле наркотик булуын белеп торсын. Бала өчен бер чынаяк шәраб — зур кешегә бер шешә аракы кебек ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев