Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабуга полицейскийлары наркотикларга каршы акция уздырды

Алар үтеп баручыларга наркотик матдәләрнең зыяны һәм аларны куллануның хокукый нәтиҗәләре турында мәгълүмати буклетлар таратты.

22 июнь көнне «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Иҗтимагый совет әгъзалары һәм «Форпост» үзәге активистлары белән берлектә наркотикларга каршы акция үткәрде.

Полиция хезмәткәрләре, җәмәгатьчеләр һәм «Форпост» үзәге активистлары үтеп баручыларга наркотик матдәләрнең зыяны һәм наркотиклар куллануның хокукый нәтиҗәләре турында мәгълүмати буклетлар таратты. Акциядә катнашучылар сәламәт яшәү рәвеше өчен агитация ясадылар һәм тыелган матдәләрне кулланудан яки таратудан нинди нәтиҗә булырга мөмкин икәнлеге турында мөһим мәгълүмат җиткерделәр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге исегезгә төшерә: наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле хокукка каршы эшчәнлек фактлары турында гражданнар «02» телефоны һәм 8(85557) 7-84-21 номеры буенча «ышаныч телефоны»на хәбәр итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев