Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабуга районында балаларны диспансерлаштыру бара

Бүгенге көндә 300гә якын малай һәм кыз тикшерү үткән.

Авыл җирлекләрендә яшәүче балаларны диспансерлаштыру 11 сентябрьдә башланды. Бер атна эчендә табиблар Поспелово, Армалы, Бехтерево авылларындагы балаларны тикшергән. Диспансерлаштыру башланганнан бирле Алабуга үзәк район хастаханәсе һәм балалар поликлиникасы белгечләреннән торган күчмә бригадалар 1 яшьтән 17 яшькә кадәр булган балаларга тулы медицина тикшерүе үткәрде. Бүгенге көндә 300гә якын малай һәм кыз тикшерелде, дип хәбәр итә Алабуга үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәте. 

Урыннарда клиник-диагностика лабораториясе командасы, 9 шәфкать туташы һәм 9 табиб эшли. Барлыгы 20дән артык төрле белгеч. Педиатрдан тыш, балаларның сәламәтлеген күз табибы, хирург, отоларинголог, психиатр, УЗИ табибы, ЭКГ белгече, невролог, эндокринолог тикшерә. 

Мондый медицина тикшерүләре нәтиҗәсендә педиатр һәм тар белгечләр тарафыннан яшь, нерв-психик, физик үсеш дәрәҗәсе бәяләнә. 

"Авылда күчмә диспансерлаштыру 4 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быел 1000нән артык бала медицина тикшерүе узачак. Опекага алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, ятимнәр дә шушы исәпкә керә", - дип билгеләп үтте Алабуга район үзәк хастаханәсенең балачак һәм бала табу буенча баш табиб урынбасары Гөлнара Солтанова.

Фото:  Алабуга үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев