Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабуга районында ОРВИ белән авыручылар саны арта

Әгәр сентябрьнең беренче атнасында ОРВИ белән 220 кеше авырган булса, икенче атнада 359 кеше йоктырган.

Бу — 61 процентка күбрәк. Яңа коронавирус инфекциясенең өч очрагы ачыкланган. Авыручылар арасында ике өлкән кеше һәм бер бала бар, дип хәбәр итте Татарстан Роспотребнадзоры идарәсенең Алабуга районы буенча территориаль бүлеге башлыгы Илдар Мөхәммәтшин.

Эпидемик вәзгыять хастаханәдән тыш пневмония очраклары арту белән катлаулана. Сентябрьнең беренче ике атнасында инде 26 очрак теркәлгән.
Халыкның 60 процентын гриппка каршы вакцинацияләү планлаштырыла. Быел кулланыла торган вакцина составына А H1N1 гриппы, А H3N2 гриппы антигеннары, шулай ук В гриппы антигеннары керә.

Алабуга районында 57 750 кешегә прививка ясалачак. Югары куркыныч зонасында — 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, хроник авырулы пациентлар, йөкле хатын-кызлар һәм балалар. Прививканы шәһәр поликлиникасында (309нчы каб.), шулай ук үзәк район хастаханәсе филиалларында ясатырга була.

Җитәкче шулай ук дистанцияне сакларга һәм маска киеп йөрергә кирәклеген искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев