Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабуга шәһәрлегендә узган "Үз агачыңны утырт" дигән акциядә "Алабуга нуры" һәм “Новая Кама” редакциясе хезмәткәрләре дә катнашты

Акцияне Горзеленхоз оештырды. Бу акция турында тулырак мәгълүмат алыр өчен, без шәһәрне яшелләндерү оешмасы директоры Рим Сабирҗанов белән сөйләшергә булдык.

- Рим Хатипович, агач утырту акциясе нинди максат белән оештырылды?

- Безнең шәһәрдә бүген "Үз агачыңны утырт" акциясе уза. Алабуга шәһәрлегендәге агачларның, кызганычка каршы, күбесе корый башлады. Без мондагы матурлыкны яңадан торгызырга ниятлибез. Тиздән Алабуга шәһәрлеге территориясендә алмагач бакчасы, алмагач аллеясы барлыкка киләчәк. Бу акциядә катнашучыларга алмагач һәм аның сертификаты бирелә. Алар киләчәктә дә үз гаиләләре белән монда килеп, үз алмагачларын карап-тәрбияләп үстерерләр дип уйлыйм. Акциянең спонсоры - "Эссен Продакшн" 50 мең сум һәм Горзеленхоз 30 мең сум акча сарыф итте. Акчалар алмагачлар, аларны әйләндереп алыр өчен сетка һәм башка кирәк-яракларга сарыф ителде. Бу - барлык алабугалылр өчен зур бәйрәм. Киләчәк буыннар да бирегә килеп, ата-аналары утырткан агачларны күреп, һичшиксез, шатланыр һәм бу традицияне саклап калыр, дип өметләнәм.

- Кемнәр бу акциядә катнаша? Ничә агач утыртырга ниятлисез?

- Әлбәттә, теләге булганнарның һәммәсе бу акциядә катнаша ала. Алмагач һәм аларга сертификатлар бушлай бирелә. Без 100 алмагач әзерләдек. Тик шулай да катнашырга теләүчеләр күп булыр дип уйлыйм. "Үз агачыңны утырт" акциясе турында белдерү телевидение, матбугат чаралары, интернет аша да халыкка җиткерелде. Акция башланганга әле 15 минут узуга карамастан, биредә шәһәр җитәкчеләре дә, гади халык та алмагач утырту белән мәшгуль.

- Биредә нинди сорт алмагачлар утыртылачак?

- Без 4 төрле сорт алмагач алып кайттык: кышкы, язгы, җәйге, көзге антоновка, папировка һәм башка сортлар. Алар 4 рәт утыртылачак. Агачларны утыртканнан соң, без аларны махсус сеткалар белән уратып алабыз һәм су сибәбез. Агачларны гел карап торырга кирәк, шуңа күрә алар "Исемле агач" дип атала да инде. Алмагачлар матурлык өчен генә түгел, кеше үз агачы турында кайгыртсын, аны тәрбияләп үстерсен һәм безгә булышсын өчен утыртылды.

Агач утырту - изге эш. Безнең коллективның мондый акциядә беренче катнашуы гына түгел. Язын татар зираты янында агач утырту өмәсендә дә журналистлар гаиләләре белән бергә чыккан иде.

Рузилә ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев