Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабуга табибы йөрәк авыруларын кисәтүче продуктлар турында сөйләде

Сәламәт яшәү рәвеше һәм дөрес туклану — йөрәк авыруларын кисәтү нигезе.

Йөрәк — мөһим органнарның берсе, аннан башка организм эшли алмый. Озак һәм бәхетле яшәү өчен, яшь вакыттан ук аның саулыгын кайгырту кирәк.
Йөрәк эшчәнлеген яхшырту турында хәбәрчебезгә Алабуга сырхауханәсе табибы, кардиолог Зарема Аитова сөйләде.

Йөрәк — бертуктамый эшли торган бердәнбер орган, ул канны куып, бөтен организмны туклыклы матдәләр һәм кислород белән тәэмин итә. Кешенең туклануы һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары арасында бәйләнеш расланган. Сәламәт яшәү рәвеше һәм дөрес туклану — йөрәк авыруларын кисәтү нигезе.

Йөрәк һәм кан тамырлары сәламәт булсынга, көненә 500 граммга якын яшелчә һәм җиләк-җимеш кулланырга кирәк. Зарема Аитова көн саен кимендә бер алма, болгар борычы яисә ике помидор ашарга тәкъдим итә. Йөрәккә банан, виноград, киви, кара җимеш, күрәгә, йөзем, гөлҗимеш, кәбестә, кабак, абрикос файдалы. Алар барысы да калийга бай, калий җитмәгәндә, йөрәк эшчәнлеге начарая.

Магний шулай ук йөрәк өчен файдалы, ул ярмаларда (тары, карабодай һәм башкалар), чөгендердә, кишердә, әстерхан чикләвегендә, миндальдә бар.
Моннан тыш, чикләвекләрне көнгә 30 грамм куллану йөрәк авырулары куркынычын 30 процентка киметә. Шулай да чикләвекләрнең югары калорияле булуын истән чыгармаска кирәк.

Рационда балык булырга тиешле. Андагы май кислоталары йөрәккә яхшы тәэсир итә. Атнага бер тапкыр булса да балык куллану йөрәк ишемиясе куркынычын 16 процентка, атнага 2-4 тапкыр куллану инсульт куркынычын 6 процентка киметә.

Кардиолог физик активлык турында да онытмаска киңәш итә. Даими физик йөкләмә йөрәк кан тамырлары авырулары куркынычын, йөрәк-кан тамырлары аркасында үлем очракларын киметә, физик һәм психик сәламәтлекне яхшырта. Аз хәрәкәтләнүнең зыяны күп.

Үзегезне һәм сәламәтлегегезне саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев