Алабуга табибы кан басымы күтәрелүне кисәтү чаралары турында сөйләде
Кан басымы күтәрелгән вакытта, йөрәк кенә түгел, кан тамырлары да зур киеренкелек кичерә.
Кан тамырлары киеренке булганда, кан басымын ничек тикшереп торырга?
Алабуга үзәк район хастаханәсе фельдшеры Ләйсән Новикова кан басымы күтәрелүне кисәтү чаралары турында сөйләде.
Артерияләрдәге кан басымы — кан тамырлары стенасына кан ясаган басым. Кан басымы кешенең яшенә, җенесенә, физик активлыгының тәүлекнең кайсы вакытынды булуына, стресс һәм башка факторларга бәйле. Мәсәлән, йөрәкнең ничек эшләвенә һәм кан тамырлары торышына.
— Артерияләрдәге кан басымы йөрәк-кан системасы эшенең мөһим күрсәткече булып тора. Сәламәт кешеләрнең күпчелегендә ул чагыштырмача даими, ләкин хафалану, талчыгу сыеклыкны күп куллану һәм башка сәбәпләр аркасында үзгәрергә мөмкин, — ди Ләйсән Новикова. Кан басымы дәрәҗәсен тикшереп тору өчен тонометр бар. Беренче цифры — югарысы — йөрәк нык кыскарганда канның нинди көч белән кан тамырларына басым ясаганын күрсәтә; икенчесе — түбәнгесе — тыныч халәттәге басым. Кан басымын тикшереп торырга тонометр ярдәм итә. «Космонавтларга хас» дәрәҗә — 120/80 мм. т. б.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, терекөмеш баганасы 10 миллиметрга арткан саен, йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгу куркынычы 10 процентка арта. Кан басымы югары кешеләрдә баш миендәге кан әйләнеше бозылу (инсульт) җиде тапкыр ешрак очрый. Йөрәк ишемиясе — 4 тапкыр, аяк кан тамырлары бозылу — 2 тапкыр артык күзәтелә. Дәваланмаганда, озакка сузылган яисә авыр кан басымы (160/100 һәм аннан да югарырак) кинәт үлеп китү куркынычын 50 процентка арттыра.
Профилактика чараларының бөтенесен үтәп барганда да, кан басымын тикшереп тору кирәк. Авыруларны вакытында ачыклау һәм дәвалау өчен елга бер тапкыр мониторинг ясарга була. Югары кан басымын булдырмас өчен нишләргә кирәген терапевттан сорап белергә мөмкин.
Кан басымы күтәрелгәндә, гипертония, төшкәндә — гипотония дип диагноз куялар. Озакка сузылган югары кан басымы гипотониядән күпкә куркынычрак.
Гипертония авыруы булганда, артерияләрдәге кан басымы 140/90 мм. т. б. һәм аннан да югарырак күтәрелә. Кан басымы күтәрелгән вакытта, йөрәк кенә түгел, кан тамырлары да зур киеренкелек кичерә. Шуның аркасында бөерләр, күз челтәре, шулай ук эре кан тамырлары зыян күрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев