Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабуга табибы көзге депрессия халәтен яхшырту ысуллары турында сөйләде

15 ел тәҗрибәсе булган гамәли психолог Любовь Исаева көзге халәтне ничек яхшырту турында сөйләде.

Көз сулышы белән бергә, кәефсезлек тә сизелә башлый.
Хезмәтендә 15 ел тәҗрибәсе булган гамәли психолог, «Белая ладья» яшүсмерләр клубының мөгаллиме, оештыручы Любовь Исаева көзге халәтне ничек яхшырту турында сөйләде.

— Любовь Федоровна, көзен кемнәрнең халәте начар?

— Ешрак психикасы тотрыклы булмаганнар, яшьләр, ялгыз яшәүчеләр, өлкәннәр һәм даими борчылуда булган кешеләр зарлана.

— Үзендә депрессия икәнен кеше ничек аңлый ала?

— Көзен еш кына кәеф кинәт үзгәрә, кулдан эш китә, ризык тамакка бармый яисә чамасыз артык ашыйсы килә.

— Көзге депрессияне булдырмаска мөмкинме?

— Шөгыле бар кеше күңелсезләнми. Депрессия башлана дип курыксыгыз, ял оештырыгыз. Кирәкмәс уйларга урын калмасын. Аралашыгыз, дуслар белән очрашыгыз, фитнеска язылыгыз. Депрессиягә каршы көрәшергә нинди дә булса мавыгу, иҗат ярдәм итә.

— Депрессия башланган булса, нишләргә?

− Беренчедән, су барын да дәвалый. Душ керегез, бассейнга йөрегез, юынып алыгыз. Суны дөрес эчү тәртибен саклагыз. Йоклар алдыннан саф һавада йөреп алыгыз. Кемнең мәчесе яисә эте бар, аларда депрессия булмый, чөнки аларны даими кайгыртырга кирәк. Көз җылы килсә, урманга барыгыз, гөмбә җыегыз. Теләсә кайсы активлык, тикшеренү, уңай тойгылар депрессияне җиңәргә ярдәм итә. Хәл бөтенләй начар булса, психологка барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев