Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабуга үзәк район хастаханәсе наркологы район авылларында күчмә кабул итү үткәрде

Бәйлелеге булган кешеләр белән әңгәмәләр үткәрелде, җирле фельдшерларга аларны алга таба күзәтү буенча киңәшләр бирелде.

Узган атнада Алабуга районының Морт җирлегенә керүче авылларында бәйлелеге булган пациентларны нарколог кабул итте. Алабуга район үзәк хастаханәсе табиб-психиатр-наркологы, бүлек мөдире Эльнура Ямалетдинова, һәм наркология бүлегенең өлкән шәфкать туташы Ольга Петрова фельдшер-акушерлык пунктларында гына түгел, ә кабул итүгә килә алмаган пациентларның өйләрендә дә булдылар.

Бәйлелеге булган кешеләр белән әңгәмәләр үткәрелде, җирле фельдшерларга алга таба аларны күзәтү буенча киңәшләр бирелде. Барлыгы 30 кеше тикшерелгән, өчесе планлы госпитализациягә ризалык биргән.

Мондый кабул итү бәйлелеге булган кешеләргә һәм аларның якыннарына яшәгән урыннарында профессиональ психиатр-наркологтан квалификацияле консультация алырга мөмкинлек бирә.

Бу атнада күчмә кабул итүне Алабуга районының Костенеево җирлегендә үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев