Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы узган елның нәтиҗәләре турында сөйләде

Ел буена сәламәтлекне саклау системасында эшләүчеләр элекке тәртипне урнаштырдылар.

Үткән елда медицина хезмәткәрләренең бар көче коронавируслы йогышлы авыру белән көрәшүгә китте. COVID сынау булып чыкты, еш кына ялсыз, тәүлекләр буе, җитмәсә, авыр шартларда эшләргә туры килде.

Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров узган елның нәтиҗәләре турында сөйләде.

Ияләнгән тәртипкә кайту

Ел буена сәламәтлекне саклау системасында эшләүчеләр элекке тәртипне урнаштырдылар. Яңадан халык белән профилактика эшләрен алып барырга, диспансерлаштыруны вакытында уздырырга кирәк иде. 

− Быел 20 меңнән артык кеше профилактика чараларына җәлеп ителгән. Коллективның бердәм эшләве аркасында, без халык арасында үлем-китемнең кимүенә ирештек, пандемиягә кадәр булган саннарга әйләнеп кайттык, − диде Рамил Рафхәт улы.

Ремонт эшләре

2022 елда күптәнге проблемаларны хәл итә алдык — стационар түбәсен төзекләндердек, моңа «Стационарларга капиталь ремонт» республика программасы буенча 37 миллион сум акча китте. «Татнефть» җәмгыяте гранты бәрабәренә балалар сырхауханәсенә 20 миллион сумлык ремонт ясалган. Олы Качка авылында ФАП төзелгән.

Кадрлар мәсьәләсе

Кадрлар белән эшкә махсус игътибар булды. 2022 елда 17 яңа белгеч кабул ителгән. Шуңа да карамастан, аларның җитмәүчелеге сизелә. Бүген Алабуга үзәк район хастаханәсенә 50ләп табиб — педиатрлар, гомуми практика табиблары, невропатолог, күз авырулары табибы, эндокринолог, онколог, кардиолог кирәк. 

Яшь белгечләрне җәлеп итү буенча муниципалитет тормышка ашыра торган чаралар аз түгел. Мәсәлән, яшь табиблар, үз тораклары булмаса, социаль ипотека алуга 800 мең сум күләмендә ярдәм, хезмәт торагы ала; авыл җирендә эшләүче белгечләр «Земский доктор» һәм «Земский фельдшер» программаларында катнашырга мөмкин. Аларга шулай ук җир кишәрлекләре бүлеп бирелә. Шушындый программалар аркасында, авылларда фельдшерлар бар. 

50 миллион сумлык яңа җиһаз

Табибларның эшен заманча җиһаздан башка күз алдына китереп тә булмый. Аны даими рәвештә муниципалитет та, хәйриячеләр дә сатып ала, алар республика һәм федераль программалар буенча да китерелә.

− Былтыр безгә 50 миллион сумлык яңа җиһаз китерелде. «Сәламәтлекне саклау» илкүләм проектының беренчел звеноны заманчалаштыру программасы буенча яңа цифрлы рентген аппараты килде. «Татнефть» хәйрия фонды хирургия өчен эндоскоп җиһазын һәм артроскопия операцияләре өчен яңа аппарат алды. Район башлыгы Рөстәм Нуриев булышлыгында лаборатория җиһазлары сатып алынды. ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгына һәм районыбыз башлыгына, барлык хәйриячеләребез — «Алабуга» МИЗы һәм «Эссен Продакшн АГ» компаниясенә рәхмәт, алар даими ярдәм күрсәтеп тора, − диде Рамил Сәфәров.

Җиһазларны яңарту аркасында, хәзер үт куыгыннан ташларны алу буенча операцияләр ясала, артроскопия буенча операцияләр башкара башладылар. Яңа лор-җиһаз да яңа мөмкинлекләр булдыра. Яңа УЗИ аппараты кулланып кан тамырларын, йөрәкне тикшерәләр. Юл-транспорт вакыйгаларында җәрәхәтләнгән пациентларга яңа томограф булыша. Шул рәвешле, авырулар хастаханәгә кергән вакыттан алып, операция өстәленә кадәр ара кыскарган. Яңа җиһаз Медицина тикшеренүләрен эшкәртү үзәгенә тоташтырыла, бу табибларга башка хастаханә белгечләре белән киңәшергә мөмкинлек бирә, һәм бу күбрәк кеше коткарыла дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев