Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабуга үзәк район хастаханәсенә быел 6 табиб эшкә алынган

Хастаханә штаты табиблар белән 49,6 процентка тулыланган. 

Болар баш табибның поликлиника эше буенча урынбасары, сырхауханәнең консультация бүлегендә уролог табиб, хатын-кызлар консультациясендә табиб-акушер-гинеколог, рентгенолог табиб, терапевт табиб. Хастаханә штаты табиблар белән 49,6 процентка тулыланган. Җитәкчеләрнең шәһәр киңәшмәсендә Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров шундый мәгълүмат бирде. Район башлыгы Рөстәм Нуриев башлангычы белән эшләнгән чаралар ярдәмендә Алабуга хастаханәсендәге эшкә кызыксыну артты, дип билгеләп үтте ул. Шул рәвешле, яшь гаиләләргә торак, җир кишәрлеге, АМР башлыгы стипендияләре бирелә (быел аны ай саен җиде табиб ала). Шулай ук «АҮРХ» ДАСУдә эшләүче табибларга бер тапкыр 500 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелә. «Земский доктор» программасы буенча 3 табиб 1 миллион күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләве алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев