Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабугада 2022 елда 15 мең диярлек алабугалы диспансерлаштыру узган

Табиблар диспансеризация турында сөйләде.

Сер түгел, авыруны дәвалауга караганда, кисәтү җиңелрәк. Нәкъ менә куркыныч очракларны булдырмау һәм авыруны башланган вакытында ачыклау максаты белән профилактика медицина тикшерүләре һәм диспансерлаштыру үткәрелә дә инде.

Россия Федерациясе Сәламәтлекне саклау министрлыгы тарафыннан бу атна Диспансерлаштыру һәм профилактика тикшерүләренең мөһимлеге турында халыкка мәгълүмат җиткерү атналыгы дип игълан ителгән.

Профилактика медицина тикшерүләре һәм диспансерлаштыруны оештыруга кагылышлы сораулар белән без Алабуга үзәк район хастаханәсенең медпрофилактика бүлеге фельдшеры Ләйсән Новиковага мөрәҗәгать иттек.

— Ләйсән Ильясовна, шул рәвешле, профилактика медицина тикшерүе һәм диспансеризация нәрсә инде ул?

— Профилактика медицина тикшерүе — авыруларны вакытында, башланган чорда ук белеп алу, шулай ук наркотиклы һәм психотроплы матдәләрне медицинага кагылышсыз куллануны ачыклау максатында уздырыла торган чаралар комплексы. Россия гражданнарына профилактика тикшерүләре һәм диспансерлаштыру мәҗбүри медицина иминиятләштерүе кысаларында бушлай үткәрелә.

— Сезнең карашка, профилактика медицина тикшерүен һәм диспансерлаштыруны үтү мәҗбүриме? «Нигә? Мине берни дә борчымый бит» диюләрен еш ишетәбез.

— Сәламәтлекне тикшерү беркайчан да артык түгел. Медицина тикшерүеннән һәм диспансерлаштырудан баш тартырга ашыкмагыз. Бу авыруларны башланган гына вакытында ачыкларга булыша. Еш кына куркыныч авырулар башта үзләрен сиздерми, кеше аларга игътибар биреп җиткерми. Иртәрәк дәвалый башласаң, файдасы күбрәк. Кешене гарипләнүгә, үлемгә дә китерергә мөмкин өзлегүләр азрак. Сүз уңаеннан, былтыр 15 мең диярлек алабугалы диспансерлаштыру узды. Бу диспансерлаштырылырга тиешле халыкның 70 проценты дигән сүз. Шушы программа аркасында, онкология, йөрәк-кан тамырлары, шикәр авыруы, сулыш һәм ашкайнату органнары авыруларының яңа очраклары билгеле булды.

— Профилактика медосмотрларын һәм диспансерлаштыруны кем үтәргә тиеш? Аларны еш узасымы?

— 18 яше тулган гражданнарның барысы да үтә. Профилактика тикшерүләре ел саен уза; диспансеризация — 18 яшьтән 39 яшькә кадәргеләр өч елга бер тапкыр, 40 яшь тулгач — һәр елны.

2023 елда диспансерлаштыруны 2005, 2002, 1999, 1996, 1993, 1990, 1987, 1984 елда туган, яше 40тан арткан кешеләр узарга тиеш. 

— Профилактика медицина тикшерүен һәм диспансерлаштыруны кайда үтәргә?

— Диспансерлаштыруны узу өчен, алабугалыларга шәһәр поликлиникасының икенче катындагы 217нче бүлмәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Безнең табиблар биредә кичләрен һәм шимбәдә дә медицина тикшерүләре һәм диспансерлаштыру үткәрә.

Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз! Диспансерлаштыруны узыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев