Алабугада 70кә якын кыз Җәмигъ мәчете оештырган рухи-сәламәтләндерү дәресләренә йөрде
Программа кызыклы, балаларның күңелен җәлеп итәрлек чараларны күздә тотып төзелгән.
Каникул башланганга да ярты ай вакыт үтеп китте. Укучыларның кайберләре мәктәп һәм шәһәр яны лагерьларында ял итә. Алабуганың Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсә кызлары укуларын тәмамлагач, рухи-сәламәтләндерү дәресләренә йөрде.
Алабуга районы мөхтәсибәтендә имам-мөхтәсибнең хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча ярдәмчесе Лилия ханым Фазлыева әйтүенчә, әлеге дәресләр шушы ай башыннан башланып киткән һәм алар ун көнгә ниятләнгән булган.
Мәдрәсә кызлары белән беррәттән, биредә Мамадыштан, Чабаксардан, Аксубайдан, Казаннан, Тольяттидан, Мәскәүдән кайткан кыз балалар да бар иде. Шәһәрдәге 1нче гимназиядә укучылар һәм 27нче балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар мәдрәсәдәге якшәмбе мәктәбенә ел саен бик теләп йөриләр. Рухи-сәламәтләндерү дәресләрендә дә яратып шөгыльләнгән алар. Программа кызыклы, балаларның күңелен җәлеп итәрлек чараларны күздә тотып төзелгән.
Кызлар өчен иң кызыклысы киемнәр конкурсы булган. Бергәләп Яр Чаллыдагы Ак мәчетнең музеена барулары — матур истәлек. Анда дин һәм көнкүреш тарихына караган экспонатлар белән танышканнар.
Мәдрәсәгә йөрүче кызлар янына мин июньнең икенче атнасында, чәршәмбедә бардым. Алар иртәнге күнегүләр ясарга әзерләнгән чак иде. Көн тәртибен җиренә җиткереп үтәүләре күренеп тора. Шул рәвешле, кыз балалар шушы рухи-сәламәтләндерү дәресләрендә алган күнекмәләрен онытмыйча, җәйге каникулны файдалы һәм сихәтле итеп уздырырлар дигән ышаныч зур.
ФОТО: Алабуга мөхтәсибәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев