Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабугада кан тамырлары үзәге

Октябрьдә Алабугада кан тамырлары үзәге ачылды. Ул район үзәк хастаханәсенең дүртенче катында урнашкан. Биредә баш миендәге кан әйләнеше бозылган авыруларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелә. Әлеге үзәк хакында турлырак мәгълүмат алу өчен без Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы буенча кан тамырлары үзәге мөдире Гөлмира Мәүлишевага мөрәҗәгать иттек.

-Үзәкне ачу максаты нидә?

-Соңгы вакытта йөрәк-кан тамыры авырулары белән интегүчеләрнең саны көннән-көн арта. Аның яшьләр арасында да киң таралуы җәмгыятьне уйланырга мәҗбүр итте. Инсульт соңгы вакытта кешеләрнең инвалид калуында төп сәбәпләрнең берсенә әйләнде. Бигрәк тә актив хезмәт яшендәгеләр арасында ул киң колач җәйде.Шуңа да республикада өстәмә кан тамыры үзәкләре ачыла башлады. Әлеге үзәкләрнең төп максаты инсульт кичергән авыруларны кабат тормышка кайтару.

-Алабугадагы кан тамырлары үзәгендә ничә урын бүленгән?

-15 урын, әле 1 октябрьдә генә эшли башласак та, бүген инде алар тулы.

-Үзәк Алабуга районы авыруларына гына хезмәт күрсәтәчәкме?

-Юк, ул Алабуга һәм Әгерҗе районнары өчен уртак.

-Бу үзәк ачылганчы, инсульт кичергән алабугалылар кайда дәвалана иде?

-Андыйларга Чаллыда хезмәт күрсәтелде.

-Үзәк эшчәнлеге хакында тулырак итеп сөйләсәгез иде.

-Бездә инсульт кичергән авырулар өчен интенсив дәвалау палатасы бар. Монда невролог һәм реаниматолог бергә дәвалый. Тернәкләндерү бүлмәсендә авырулар дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнә, аларга массаж ясала. Монда шулай ук умыртка баганасын тарттыра торган махсус өстәл дә куелды. Монда тернәкләндерү чаралары шактый күп төрле. Бездә реабилитолог, логопед, физиотерапевт, психолог, сәламәтләндерүче физкультура белгечен үз эченә алган мультидисциплинар төркем дә эшли. Әле һаман да яңа җиһазлар кайту дәвам итә.

-Биредә операцияләр ясалачакмы?

-Әлегә юк, ләкин тромбларны суырып юк итеп артериянең үткәрүчәнлеген кире кайтара торган махсус препаратлар кертүче югары технологияле ысул кулланыла.

-Инсульт кичергән авыруларга әйтер сүзегез

-Авырулар безгә кичекми хәбәр итсен иде, ягъни баш миендәге кан әйләнеше бозылуның беренче билгеләрен сизүгә үк. Бу бик мөһим! Беренче 4,5-6 сәгать эчендә интенсив медикаментоз дәвалау ысулларын кулланырга өлгергән очракта баш миенең тормышка яраклы күзәнәкләрен саклап калырга мөмкин. Менә шушы кыска гына булган вакыт аралыгын югалтмаска иде! Ләкин безгә, нигездә, бер яки өч тәүлектән соң гына хәбәр итәләр.

-Инсультның төп сәбәбе нидә?

-Гипертония авыруы. Аны вакытында дәваламау баш миендәге кан тамырлары эшчәнлегенең бозылуына китерә. Йөрәк, шикәр, атеросклероз белән интегүчеләргә дә инсульт куркынычы яный. Инсульт үзлегеннән барлыкка килә торган авыру түгел, ул өстә саналган авыруларның дәваланмый азуы нәтиҗәсендә килеп чыга.

-Алабугада әлеге үзәк ачылуның нәтиҗәләре нинди булыр?

-Бу үзәк инсульт кичергәннәрнең гомерен саклап калу мөмкинлеген арттыра һәм андый авыруларны гадәти тормышка кабат кайтаруга ярдәм итәчәк.

Л.Зиннәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев