Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабугада «Урманны саклыйк» акциясе кысаларында 3,5 мең чыршы үсентесе утыртылды

Акция урман фонды территориясендә узды.

13 октябрьдә Алабуга районында «Урманны саклыйк» дигән Бөтенроссия агач утырту акциясе узды. 

Урманчылык һәм урман хуҗалыгының бердәм коллективы көче белән Барс яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм битараф булмаган җирле халык катнашында урман фонды территориясендә 3,5 меңнән артык гади нарат үсентесе утыртылды.

2022 елда акция нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында 595 гектар мәйданда 2 миллион агач үсентесе утыртылды. Акциядә 20 мең кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев