Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабугалыларның 53 проценты гриппка каршы прививка ясаткан

Шулай ук балаларның 36 процентына прививка ясалган.

Сишәмбе көнне үткән эшлекле киңәшмәдә Алабуга үзәк район хастаханәсенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Вәсилә Морозова вакцинация буенча статистика белән таныштырды. Алабугалылар илкүләм профилактик прививкалар календаре буенча вакцинациягә аңлап карыйлар һәм үзләре дә актив прививка ясаталар, балаларын да прививкага китерәләр. Мәсәлән, вируслы В гепатитына каршы балаларның 100 процентына диярлек прививка ясалган, дифтерия, столбняк, коклюш һәм полиомиелитка каршы вакциянацияне 80 процент бала үткән.

Өлкәннәрнең 80 проценттан артыгы — столбнякка, 78 процент — кызылчага каршы ревакцинацияләнгән. Кызылчага каршы вакцина 18-35 яшьлек халыкның 81 процентына ясалган.

Гриппка каршы сезонлы прививка ясатуга килгәндә, кызганычка, үзенең һәм балаларының сәламәтлеге өчен җаваплылыкны барысы да аңлап бетерми. Шулай итеп, өлкән алабугалыларның 53 проценты, ә балаларның 36 проценты гриппка каршы прививка ясаткан.

2023 елның 9 аенда ОРВИ белән авыручылар саны 13 195 кеше тәшкил иткән, шуларның 451е хастаханәгә озатылган, 7954е амбулатор рәвештә дәвалана, 4790 кеше табибны өйгә чакырган.

Прививканы ясатып була торган урыннар:

  • поликлиникада (Пролетар урамы, 36);
  • участок хастаханәләрендә һәм амбулаторияләрдә (Городищенская урамы, 3, Х. Нечаев урамы, 16а);
  • ФАПларда;
  • предприятиеләрдә (күчмә прививка бригадалары);
  • мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев