Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабугалыларның 89 проценты грипптан прививка ясаткан

Грипп — сезонлы кискен вируслы авыру. Ул үзенең катлауланулары белән куркыныч.

Бу атнада Алабуга поликлиникасының прививкалар ясату кабинетында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге башлыгы Роза Салихова булды.

— Мин ел саен гриппка каршы вакцинация узам һәм балама 1 яшьтән прививка ясатам. Шуңа күрә улым бик сирәк авырый, — дип уртаклашты Роза Салихова.

Грипп — сезонлы кискен вируслы авыру. Ул үзенең катлауланулары белән куркыныч. Роза Салихова билгеләп үткәнчә, елның салкын чорында җир шарында яшәүчеләрнең 15 проценттан артыгы грипп белән зарарлана.

— Статистика буенча Алабуга районында йогышлы авыруларның 90 проценттан артыгын грипп һәм ОРВИ тәшкил итә. Шуңа күрә авырудан җитди катлауланулар булмасын өчен профилактик чаралар үткәрергә кирәк, — диде Роза Җәүдәт кызы. Инфекциянең бердәнбер чыганагы һәм аны таратучы — авыру кеше. Вирусны һава-тамчы юлы һәм контактлы-көнкүреш юлы белән йоктырырга мөмкин.

— Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кеше көн дәвамында 300 йөз тапкыр борынына, күзләренә кагыла. Без үзебез аны сизмибез дә. Шулай итеп, авыру кеше, башта йөзенә, аннары төрле көнкүреш әйберләренә орынып, инфекция таратырга мөмкин, — дип билгеләп үтте Роза Сәлихова.

Шуңа күрә бүлмәләрне җилләтергә, кулларны ешрак юарга, әгәр янда авыру кеше булса, битлек киеп йөрергә кирәк. Кешеләр еш кагыла торган әйберләрне, мәсәлән, ишек тоткаларын дезинфекцияләү мөһим. Авыруның беренче билгеләре булганда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнү катгый тыела, чөнки грипп аркасында йөрәк-кан тамырлары системасында, сулыш органнарында, нерв системасында авыр өзлегүләр, хәтта үлем очраклары булырга мөмкин.

— Без профилактик чараларга игътибар итәргә тиеш — физкультура белән шөгыльләнергә, чыныгырга, дөрес тукланырга, саф һавада ешрак булырга, вакытында ял итәргә. Әмма профилактиканың иң ышанычлы ысулы —вакцинация. Әйтик, прививка ясаткан кешеләрнең 70-80 проценты коллектив иммунитет булдыра, шуңа күрә авыру йоктыру куркынычы кими, — дип билгеләп үтте Роза Салихова.

Әмма, Алабуга үзәк район хастаханәсенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Василий Морозов билгеләп үткәнчә, үз сәламәтлекләре һәм балаларының сәламәтлеге өчен җаваплылыкны барысы да аңламый. Мәсәлән, Алабугада өлкәннәрнең бары 53 проценты, балаларның 36 проценты үз иммунитетын гриппка каршы вакцина белән яклаган.

2023 елның 9 аенда ОРВИ белән авыручылар 13 195 кеше тәшкил иткән, шуларның 451е хастаханәгә озатылган, 7954е амбулатор дәвалау узган, 4790ы табибны өйгә чакырткан.

— Бүгенге көндә, әлбәттә, үзләрендә тавык аксымына аллергия бар дип уйлап, прививка ясатудан баш тартучылар да бар. Әмма без тәкъдим иткән «Совигрипп» вакцинасын ясатуга медицина күзлегеннән каршылыклар юк диярлек. Аны 6 айлык яшьтән башлап, бөтен кешегә ясарга була, — дип сөйләде Алабуга шәһәр поликлиникасы табиб-инфекционисты Лилия Хисмәтова.

Прививканы түбәндәге адреслар буенча ясатырга мөмкин:
— поликлиникада (Пролетар урамы, 36);
— участок хастаханәләрендә һәм амбулаторияләрдә (Городищенская урамы, 3, Х. Нечаев урамы, 16а);
— ФАПларда;
— предприятиеләрдә (күчмә прививка бригадалары);
— мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев